Accessibility links

Америка Әфганстанда яңа стратегия булдырмакчы


Кушма Штатларның Берләшкән Милләтләрдәге вәкиле Залмай Хәлилзад, Әфганстанда тотрыклылыкка ирешү өчен Кабулдагы хөкүмәт тә, Вашингтон да Талибанның урталыктагы көчләре белән сөйләшә башларга тиеш дип белдерә.

Моңа кәдәр Кушма Штатлар Әфганстанның гыйсьян җәелгән көньягына 20-30 меңләп өстәмә гәскәр җибәрергә җыeнуын әйткән иде.

Талибанның татулашырга теләгән өлеше белән сөйләшә башларга кирәк - Залмай Хәлилзад атна азагында CNN каналына шулай дип белдерде. Әмма аңарчы, ди Кушма Штатларның Берләшкән Милләтләрдәге илчесе, Әфган хөкүмәте дә, Америка җитәкчелегендәге хәрби беректәшлек тә үзен ныгытырга тиеш.

Әфган күзәтүчесе Әкбәр Вардак фикеренчә, гәскәрләрне арттыру белән бергә Хәлилзадның Вашингтон Талибандагы кайбер даирәләр белән сөйләшергә әзер диүе, киләчәктә чыннан да Талибанны сәяси процесска кертеп җибәрү омтылышы булып тора.

Бу Әфганстандагы стратегияне үзгәртүгә китерәчәк, ди Вардак. Ул шулай ук, мәглүмәт чараларыннан күренгәнчә, Талибан соңгы араларда үз карашларын йомшартты, ди:

"Алар инде хәзер кичекмәстән чит ил гәскәрләрен чыгаруны таләп итми, ә моның кайчан булачагын, ягъни вакытын билгеләүне тели. Талибанның икенче таләбе булып үз сугышчыларына Әфган гәскәрендә ниндидер урын бирү тора. Шушы ике таләп әфган хөкүмәте өчен дә, американнар өчен дә кабул ителерлек", ди Вардак.

Талибан Әфганстанның хәзерге конституциясен танымый. Әгәр дә ул моны да кабул итсә, сөйләшүләргә юл тәмам ачылачак.

Әмма биредә бер четрекле мәсьәлә бар - Талибан үзе ниндидер бер тотрыклы, бердәм сәяси оeшма түгел. Ул урыны-урыны белән хәтта төрле максатлар алга сөргән ваграк төркемнәрдән тора, шуңа да аның белән сәяси сөйләшүләр башлаү шактый катлаүлы бер нәрсә.

Шул төркемнәрнең әл-Каидә кебек террор оeшмалары белән аралары да төрлечә. Аңа якын торганнар дөнякүләм җиһадны яклый һәм президент Карзаи хөкүмәте, Көнбатыш белән якынаю турында уйламый да.

Әмма Талибанның үзендә читтәге җиһадчылар белән аралары салкын булган төркемнәр дә җитәрлек. Американнарның җайлы гына сөйләшүләр башлаү тәкъдиме нигездә шундыйларга карый.

Әкбәр Вардак сүзләренә караганда, Вашингтонның Әфганстандагы гәскәри көчләрен 20-30 меңгә арттыру карары артында киләсе eлга билгеләнгән президент сайлавы өчен иминрәк шартлар тудыру нияте дә ята ала.

Талибан исә американнарның гәскәр арттыру хәбәрен мыскыллап, бу 80нче eллардагы кебек советларның нәк шундый ук тырышлыгын хәтерләтә, моның нәтиҗәсе американ югалтуларын арттыруы гына булачак, дип кисәтте.

Әфганстанның үзендә, 30 eл буe бертуктаүсыз барган сугыш шуны күрсәтә - экстремизм һәм террор белән шадраланган җәмгиятнең алга баруы өчен фәкәть икътисади вә социаль тәрәкыйять кенә кирәк, дигән фикер киң таралган.

XS
SM
MD
LG