Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Күк бүре" милли компонентны яклый


Башкорт яшьләренең “Күк бүре” хәрәкәте үткән шимбә Уфада пикет уздырды. Мәгарифтә милли компонентны бетерүгә каршы пикетта 150-гә якын кеше катнашты. (видео)

Русиянең мәгариф министры Андрей Фурсенко 20 ноябрьдә Казанда мәгариф киңәшмәсе уздырып, милли компонентны кабат кайтаруга өметләнмәскә чакырган иде. “Күк бүре”ләр моның белән килешми, алар фикеренчә, бу халыкларны сортларга бүлү булып тора.

15 декабрь шундый ук темага Мәскәүдә “Ватан” оешмасы да пикет үткәргән иде. “Күк бүре”ләр “Ватан” белән берлектә меморандум кабул иткән. Алар “Русия татар һәм башкортлары конфедерациясе” төзергә булганнар. Киләчәктә бу оешма “Русия халыклары конфедерациясе”нә кадәр үк үсүе бар диләр.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары шурасы рәисе Рамил Бигнов республикадагы бер генә татар оешмасы да бу конфедерациягә керергә җыенмый дип белдерде.

“Күк бүре” пикетында яңгыраган чыгышлар (урыс телендә):

XS
SM
MD
LG