Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә “Татар моңы” бәйгесе узды


Бәйгедә катнашучыларның күбесе халык моңнарын үз итеп башкарды. Чараның максаты - Иделбуе төбәкләренең җыр-моңга оста яшьләрен телевизион бәйгегә сайлап алу иде.

Тамаша, гадәттәгечә, рәсми чыгышлардан башланды. Милли мәдәниятләрне үстерү үзәге җитәкчесе Нурия Туркова һәм җирле автономия рәисе Фәрит Әюпов тәбрик сүзе тоттылар.

Бәйге “Иделбуе төбәкләре буенча” диелсә дә, нигездә, сәхнәне Сембер өлкәсенең яшь җырчылары биләде, дияргә була. Алардан тыш Волгоград кызы Надия Самитова, Саранскида Альберт Караганов һәм Сызраннан Радик Хисаметдиновлар гына катнашты.
Хәер, “Ялкынлы яшьлек”тәй данлыклы ансамбльгә ия булган Самар каласы, “Урмай моңы” фестивальләре белән киң танылган Фәрит Гыйбатдиновлы Чуашстан да бәйгедән читтә калмаслар, анысы.

Ә Сембердәге сайлап алу “Сембер” исемле җыр-бию коллективы чыгышыннан башланды. Шунысы мөһим: яшьләребез халык җырларына зур игътибар күрсәтте. Ләйсән Газизованың “Озата барма”, Раилә Корбанованың “Шахта” җырларын, Рамис Габбасовның “Сарман”ын тамашачы аеруча җылы кабул итте.

Миләүшә Айтуганова, Рөстәм Закиров, Рәшит Фәтхуллин, Вил Усамнов кебек күренекле сәнгать осталарыннан торган жюри рәисе - Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова яшь җырчыларның халык моңнарына ихтирамына канәгатьлек белдерде. Ләкин ул, тагын да камилләшү өчен, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин, Рөстәм Яхин кебек мәшһүр композиторларыбыз әсәрләренә дә игътибар итүгә өндәде.

Римма ханым жюри исеменнән җиңүчеләр исемлеген дә бәян итте. Менә алар: Волгоградтан Надия Самитова, Сызраннан Радик Хисаметдинов, Сембер өлкәсеннән Рамис Габбасов, Эльмира Җамалиева, Ләйсән Газизова һәм “Сембер” җыр-бию ансамбле.

Тамаша соңында мәшһүр җырчыбыз Рөстәм Закиров кабатланмас моңлы тавышы белән халык җырларын бүләк итте. Ә гомуммәгълүм “Җомга”га кушылып җырларга бөтен залны да җәлеп итте.
XS
SM
MD
LG