Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:22

Мәскәүнең милли-мәдәни үзәгенең «Шатлык» төркеме үзенең 5 еллыгын билгеләде.

Тамашага килгән милләтәшләр ул очрашуда «Шатлык» төркеме җитәкчесе Зәмзәмия Сәхәбетдинованы юбилее белән дә котладылар. Бу очрашуга Татарстанның Русиядәге вәкиле Назиф Мириханов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмис Сафин, шулай ук Сара Садыйкованың кызы Әлфия ханым Айдарская да килгән иде.

Зәмзәмия Сәхәбетдинова мәдәни үзәк ачылган көненнән бирле эшләп килә. Аның милли үзәктәге вазифасы - мәдәни чаралар оештыруда җаваплы кеше буларак билгеләнгән. Ул оештырган «Шатлык» төркеменә 4 яшьтән алып, 12 яшькә кадәр булган балалар йөри. Алар үзләрен фольклор төркем буларак тантыттылар. Төркем биш ел гына эшләвенә карамастан, аларның репертуарында күп төрле халык җырлары һәм танылган авторларның көйләре бар. Шулар арасында Сара Садыйкова язган җырларны атарга була. Шунын өчендер дә «Шатлык» төркеме берничә ел рәттән инде Казанда уздырыла торган Сара Садыйкова исемендәге фестивалләрдә дә катнаша. Шулай ук алар «Сөенбикә» варислары, «Энҗе бөртекләре» фестивалләрендә дә катнашып бүләкле урыннарны яуладылар.

Мәскәү шәһәрендә туып үскән нәни балалар өчен җырның сүзләрен дә өйрәнү җиңел түгелдер, ләкин алар барысы да җырларның сүзләрен мөкәммәл өйрәнеп, саф татарча җырлыйлар. Үзләренең беренче юбилейларында «Шатлык» төркеме Рафинат Сәләховның Әлфия Шәмсетдинова сүзләренә язган «Без бит «Шатлык» төркеме!» дигән өр-яңа җырларын да тәкъдим иттеләр.

Бәйрәмдә аларны Роза Хабибуллина җитәкчелегендәге «Наян» җыр төркеме, Рәдиф Ябаев җитәкчелегендәге бию төркемнәре дә котлады. Шулай ук тамашада бертуган Илдар һәм Айдар Сәләховлар халык көйләрен баянда уйнадылар.

Кичәнең икенче бүлегендә композитор Сәяр Хабибуллин, Татарстанның атказанган җырчысы Роза Хабибуллина да чыгыш ясады.
Зәмзәмия Сәхәбетдинова балалар белән мәдәни үзәктә үзенең буш вакытында, ул эше өчен бернинди түләү алмый шөгыльләнә. Хәзер инде төркемгә йөрүчеләрнең сәхнәдә чыгыш ясарлык милли киемнәре дә, Арчада махсус тегелгән читек-башмаклары да бар. «Шатлык» төркемен биш еллыгы белән котларга килүчеләр Зәмзәмия ханымны 55 яшьлек юбилее белән дә котлады.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәмис Сафин конгресс бүләге булган зәңгәр шәл белән бергә, Зәмзәмия ханымга Татарстан мәдәният министрлыгының мактау кәгазен дә тапшырды. Ул көнне котлаулар Татарстан вәкиллеге, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе милли мәдәния мохтариятләре, Кырым татарлары оешмасыннан да яңгырады. Мәскәү мәдәни үзәгендә тернәкләнеп килүче халык көнкүреш җиһазлары музее да Зәмзәмия ханым хәстәрлеге белән эшли башлады.

Әлфия Айдарская, Рәфис Измайлов, Назиф Мириханов, Рәмис Сафин
«Без мәскәүлеләрнең мәдәни тормышы белән бик таныш. Мин «Шатлык» төркеме чыгышларын беренче тапкыр гына карамыйм инде. Алар Казанда да еш кунак. Безне шунысы сөендерә, репертуарда татар җырлары арту белән бергә, төркемгә килүчеләрнең дә саны арта икән», диде Рәмис Сафин.

Төрле чараларга бик сайланып кына йөри торган Татарстан вәкиле Назиф Мириханов «Шатлык» төркемен мәдәни үзәктәге уңышлы проектларның берсе дип атады.

Форсаттан файдаланып Назиф Мирихановтан, мәдәни үзәк, ягъни Асадуллаев йортының язмышы турында да кызыксындык. Чөнки бер ай элек кенә, бу йортның аренда мөддәте беткән, аны татарлардан тартып алалар икән дигән сүз дә чыккан иде. Назиф Мириханов бу хакта болай диде:

«Йорт хакында «бушатыгыз» дип язылган хатның килүе ул юридик яктан дөрес, чөнки аның аренда вакыты тәмамланган. Шул ук вакытта мин аны формаль хат дип тә әйтер идем. Без бу эш өстендә эшлибез. Хәзер моның белән Татарстанның премьер-министры шөгыльләнә. Алга таба без бу йортның татарларга бирелгән аренда вакытын озайту чарасын күрәчәкбез. Ул инде чишелгән дип әйтергә була, чөнки хөкүмәт даирәләрендә без аңлашу таптык. Кирәк булса бу эшкә Татарстан президенты да кушылырга әзер тора. Кайбер «кайнар башларга» урамга чыгып «йортны кайтарыгыз!» дип кычкырырга киңәш итмәс идем. Чөнки бездә элекке биналарны кайтару турында канун юк. Андый канун булса, аның азербайҗаннарга бирелүе ихтимал. Бүгенге көндә йортны югалту куркынычы юк», диде Назиф Мириханов.

Очрашу җырга көйгә бай булды. Инде тамаша ахырында «Шатлык» төркем халык белән бергә «Туган телне» башкарды.

XS
SM
MD
LG