Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ресторанда каршы алырга акча юк


Ачык микрофон: Яңа елны кайда каршы алырга җыенасыз, кризис тәэсир итәме?

-Гадәт буенча өйдә каршылыйбыз. Өлкән яшьтәге туганнар да безгә килә.

-Без Яңа елны бер 10 ел инде гел икәү генә каршылыйбыз. Балаларның безне котлап шылтыратканнарын көтәбез. Үзебез дә туганнарга шылтыратабыз. Өстәлгә икмәктән алып чәк-чәккә кадәр бар булган тәмле ризыкларны куябыз. Быел улыбыз каз бүләк итеп китереп ките инде. Шул казның эченә алма белән кара җимеш тутырып камырга төреп газ мичендә пешереп әзерләп куябыз. Бик тәмле була ул. Атна буе ашыйбыз, балаларга да илтеп бирәбез әле.

-Без өйдә әти-әниләр, туганннар белән каршы алабыз. Яңа елны каршы алганчы өйдә утырабыз да аннары берәр җиргә барабыз. Быел кая барасыбызны уйлашмаган әле.

-Без төркем белән өйдә каршы алабыз. Алай күңеллерәк бит.

-Кызым ирем белән өйдә каршылыйбыз. Ашыйбыз эчәбез, телевизор карыйбыз да, ятып йоклыйбыз инде.

-Халык кризис дип шау бетә. Без Абрамовичның туганнары түгел бит. Кыйммәтле кәгазьләр дә юк. Билгеле булганча, һәр 8-10 ел арасында дәүләт кризисы күзәтелә. Без аларның уеннарында катнашмыйбыз. Шуңа кайгырмыйбыз да.

-Мин әниләрем янына Түбән Камага кайтам. Үзем Казанда укыйм, студент. Кризис кагылмады кебек. Түләүсез укыйм, бер мең сум тирәсе стипендия алам.

-Яңа елны авылда, дәү әнием янында каршы алабыз. Ул өлкән яшьтә, берүзе генә яши. Шуңа күрә, без аның янына кайтабыз. Чит илгә барырга, ресторанда каршы алырлык акча юк.

-Без яшьләр белән өйдә каршы алырга җыенабыз. Төрле киемнәр әзерләдек. Мин француз халык әкиятендәге кебек Кызыл башлык (красная шапочка) булып киенәм. Ә бүрене эзлисе бар әле. (көлә)
XS
SM
MD
LG