Accessibility links

дүшәмбе, 23 гыйнвар 2017, Казан вакыты 09:33

Булаваны сынау уңышсыз тәмамланды


Мәскәү - диңгез астында узган яңа стратегик ракета сынавы уңышсыз тәмамланды. Диңгез хәрби көчләре сүзчесе Игор Дыгало, диңгез астында узган сынаулар вакытында "Булава" дип аталган ракетаның җибәрелгән һәдәфтән адашып, үз-үзен шартлавын белдерде.

"Булава"ны сынау тырышлыклары күп очракта уңышсыз тәмамланган иде. Русия рәсмиләре калканның 10 мең чакрым ераклыкка бара алырлык көчтә булуын белдерә.

XS
SM
MD
LG