Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Арзан газ сату чоры бетә"


Мәскәү - Русия премьер-министры Владимир Путин: "Газ сатып алучы илләрне җитештерү чыгымнары артканда, арзанга газ сату чоры инде бетә бара", дип кисәтте.

Путин бу белдерүен бүген Газ сатучы илләрненең уртак форумында ясады. Форумга дөньяның иң зур газ җитештерүче иле Русия белән бергә Иран, Катар, Венесуэла, Җәзаир, Либиа, Мисыр һәм Нигерия кебек дистәдән артык ил вәкилләре катнашты.

Русия рәсмиләре әлеге форумның нефть сатучы илләр оешмасы ОПЕК кебек, сатуда чикләү куеп, сатыш базарын үз идарәсендә тоту нияте юк, дип белдерде. Шулай да форум газны җитештерүче һәм сатып алучы илләр арасында уртак сәясәт билгеләүдә бергә хезмәттәшлек итүне максат итеп куя.

Путинның бу белдерүе, соңгы вакытта Украина белән Русия арасында газ бәясе турында барган килешүләр вакытына туры килә. Башта Русия Украинаны Газпромга булган бурычын түләргә чакыра. Югыйсә, газ бирүне туктату белән яный.

Русиянең дәүләт карамагындагы Газпром ширкәре Европа базарынның чиреген газ белән тәэмин итә, газның күпчелеге Украина аша Европага бара.

Русия президенты сүз уңаеннан, газ юллары кулланышын сәясәт белән бәйләмәскә кирәк диде.

Путин: "Транзит юлларны үзендә тоткан илләр глобаль энергия әйләнешенең иминлеген саклауда зур роль уйный. Табигый газның имин барып җитүендә җаваплы бу илләрдә, газ юллары сәясәттән чикләштерелергә тиеш", дип белдерде.
XS
SM
MD
LG