Accessibility links

Кайнар хәбәр

IMF кризисның артуы турында кисәтә


Париж - Халыкара акча фонды IMF-дәге бер икътисадчы: "Дөньяда икенче бер глобаль икътисади кризис булмасын өчен, дөнья хакимиятләре күбрәк акча бүлеп бирергә әзер торырга тиеш", дип белдерде.

Оливер Бланчард бу хакта бүген Франциянең "Le Моnd" газетасына бергән әңгәмәсендә әйтте.

Бланчард, агымдагы кризисның әле кабул ителерлек дәрәҗәдә булуын, ләкин аның алга таба зур кризиска әйләнүен туктату өчен, хакимиятләрнең күбрәк акча бүлеп бирүе кирәк булачак, дип белдерде.

Аның бу тәкъдиме дөньяның кайбер илләрендә икътисади киеренкелекнең тирәнәя баруы турында кисәтүенә эшетелә башлаганнан соң яңгырады.

Әйтик, бүген чыккан хисапта, Британияндә рецессиянең тагын да көчләрек баруы күренә.

Халыкара тикшеренү үзәге чыгардан хисапта 3 айлык вакыт эчендә Британ икътисады 0.6 % кимегән. Ә бит рәсмиләрнең моннан элек белдерелгән хисапларда, бу өч ай эчендә икътисадтагы чигенү 0.5 % булачак диелгән иде.
XS
SM
MD
LG