Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куба башлыгы Кастро Русия сугыш көймәсен каршы алды


Һавана - Куба президенты Раул Кастро салкын сугыш тәмамланудан соң беренче тапкыр Кубага сәфәр кылган Русия хәрби диңгез юлламасы башлыгы белән очрашты. Әлеге хәбәрне Куба дәүләт телевидение каналы җиткерде. Очрашуны дусларча, халык, хакимият һәм кораллы хәрби көчләр арасындагы мөнәсәбәтне чагылдырырлык дәрәҗәдә иде, дип бәяләнде. Русия сугыш көймәләре Латин Америкасына җомга көнне килеп җиткән иде. Латин Америкасы буйлап барган сәфәрдә салкын сугыш вакытыннан бирле беренче тапкыр бер Русия көймәсе Панама каналыннан узды.
XS
SM
MD
LG