Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:56

Русиянең кайбер төбәкләрендә бала төшерү православ атакае белән сөйләшкәч кенә рөхсәт ителә. Чиркәү әһелләре бала тудыру йортларына да “үтеп керде”.

Җәмәгатьчелек һәм сәламәтлек саклау оешмасы хезмәткәрләрендә бу ризасызлык тудыра. Чөнки атакайларның йөкле хатын-кызларга православ дине кыйммәтләре турында сөйләвен алар кешенең шәхси тормышына “кысылу” дип саный. Һәрбер хатын-кызны моңа мәҗбүр итү ул инде канун бозу – ирексезләү булып тора.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Урыс православ чиркәвенең хезмәттәшлеге инде берничә ел дәвам итә. Күп кенә төбәкләрдә бала тудыру йортларында гыйбадәт кылу бүлмәләре ачылды, атакайлар анда хәзер даими кунак. Мисал өчен, Костромада, Свердлауның Ирбит шәһәрендә бары чиркәү әһеле белән сөйләшкәч кенә хатын-кызга аборт ясау рөхсәт ителә. Ягъни, атакай йөклелекне эзүгә күндерә алмаган очракта гына хатын-кызга табиб янына керергә ризалык бирелә.

Урыс православ чиркәве вәкилләре үзләре “бала төшерүне тыярга хокукыбыз юк”, дип белдерсә дә, медицина хезмәткәрләре атакай белән сөйләшмичә бер генә хатын-кызга да аборт ясамый икән. Мондый мәҗбүр итү күпләрдә канәгатьсезлек уята. Чөнки бала тудыру йортларына башка диннән булган хатын-кызлар да күпләп килә. Һәм аларга православ рухание белән “әңгәмә кору” ошавы бик шикле.

Белгечләр исә бу очракта мөселманнардан үрнәк алырга кирәк дигән фикердә тора. Мисал өчен, Мәскәүнең 15нче бала тудыру йортында махсус үзәк оешкан. Анда шәригать кануннары нигезендә мөселман хатын-кызларына бала табу мөмкинлеге каралган. Ягъни анда ир кешеләр кертелми. Һәм иң мөһиме, һәр хатын-кыз монда алдан ук тәртипләрне белеп, үз теләге белән килә.

Атакайларның бала тудыру йортларына “үтеп керүен” күпләр Русия православ чиркәвенең дингә тарту өчен медицина оешмаларын мәйдан буларак куллануда күрә. Билгеле булганча, Урыс православ чиркәве инде дружиналар булдыру тәкъдиме белән дә чыкты, моннан тыш алар кайбер төбәкләрдә юл иминлеге хезмәткәрләренә дә “ярдәм күрсәтә”.

XS
SM
MD
LG