Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каешлар кысыла


Республикага кризисның килүен аңлаган җитәкчелек хәлне җиңеләйтү өчен төрле чаралар күрергә планлаштыра.

Яңа елга 1 атна вакыт калды. Шулай да Казанда әле бәйрәм рухы сизелми. Финанс кризисы башланган мәлдә, Татарстан җитәкчелеге бу вакыйгалар республикага чираттагы сынау һәм ул аны чыныктырачак кына дисә, хәзер вәзгыять үзгәрде. Татарстанның, куштырнаклар эчендә әйткәндә, акча бастыру машинасы ватылды. “Татнефть” бу көннәрдә беренчеләрдән булып үзенең табышсыз эшли башлавын игълан итте. Рәсми мәгълүматларга караганда, ширкәтнең керемнәре 30%-ка төшкән. Әмма белгечләр моны, беренче чиратта, кризис белән түгел, ә Татарстандагы нефть ширкәтләренең чималны эшкәртә алмавы белән бәйли.
Республикага кризисның килүен аңлаган җитәкчелек хәлне җиңеләйтү өчен төрле чаралар күрергә планлаштыра. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов дәүләт идарәләрендә эшләүчеләргә дә каешларын кысыбрак куерга кушты. Аның сүзләренчә, хөкүмәттә дә якын арада кайбер министрлыкларны кушу, кайберләрен кыскарту көтелә. Хәзер хөкүмәттә киңәш бирүче, ярдәмче һәм шуның ише икенчел хезмәткәрләргә караганда җиң сызганып эшләүчеләр кирәк, ди премьер-министр.
Быел хөкүмәт хезмәткәрләренең дә яңа еллары бик үк күңелле узмас, мөгаен. Былтыр министрлар кабинеты, “Корстон” күңел ачу үзәгендә 15 мең сумга билетлар сатып, хәйрия кичәсе үткәреп, шау-гөр килеп Яңа елны бәйрәм итсә, быел бу тантаналар турында әлегә ләммим.
Финанс кризисы сәбәпле Казан хакимияте дә кайбер ташламаларга бара. Әле берничә ай элек, Казан үзендә Универсиада үткәрү хокукын яулагач, мэр Илсур Метшин, шәһәр урамнарындагы 823 кечкенә кибетне алу турында карар чыгарган иде. Янәсе алар башкалының ямен бозып тора. Хәзер исә, кризис вакытында хакимият үзе бу шәхси эшмәкәрләрдән эшләрен дәвам иттерүне сорый. Алар белән 2012 елга кадәр килешү төзергә ниятли. Шул сәбәпле хакимият азмы-күпме хезмәт урыннарын саклап калырга тырыша. Җитәкчелекнең бу гамәленнән соң, канәгатьсезлек белдереп урамнарга чыккан шәхси маршрут автобус хуҗаларының да өметләре уянды. Кем белә өстәмә эш урыннары кирәк дип, бәлки шәхси автобуслар янә юлларга чыгар.
Хөкүмәт финанс кризистан чыгар өчен беренче чиратта республика икътисадының төп тармакларын тәшкил иткән ширкәтләрнең эшен җайга салырга һәм халыкны эш белән тәэмин итергә кирәк, дип белдерә. Бу турыда сишәмбе матбугат очрашуында икътисад министры Марат Сафиуллин болай диде.
“Хәзер икътисад министрлыгы белән эш һәм мәшгульлек министрлыгы эшсез калганнарга ярдәм күрсәтү программасын әзерли. Сентябрьдә Татарстанда 32 мең буш эш урыны бар иде. Хәзер исә ул 9 меңгә калды. Безнең төп максат хезмәт урыннарын 25 меңгә арттыру. Ел башында республика ширкәтләре эшчеләргә кытлык булуын белдерде. Ул вакытта күп кенә хезмәткәрләр читтән китерелде. Хәзер исә, эшсезләрнең санын арттырмау өчен ширкәтләр кешеләрне эштән чыгармый, ә эш атнасын кыскарта.
Шулай ук төрле министрлыклар үз тармакларында булган хәлләрне күзәтеп барырга тиеш. Бүген кризиска сылтап икътисадта да күп кенә уеннар алып барыла. Кайбер товарларга, хезмәт күрсәтүгә махсус рәвештә бәя күтәрелә, яисә төшерелә. Билгеле кризис вакытында мондый хәлләр булмаска тиеш”, ди Марат Сафиуллин.
Үз чыгышында министр якын арада Татарстанда Русия хөкүмәтеннән дәүләт ярдәмен алачак ширкәт исемнәрен дә атап китте. Әлегә бу исемлеккә “Татнефть”, “ТАИФ”, “КамАЗ”, “Түбәнкаманефтехим”, “Таиф-НК», “Соллерс”, “Татэнерго”, Казан авиа төзелеш һәм “Казаноргзинтез” ширкәтләре кергән.
Хәзер исә, исемлеккә “POZIS”, “Казан боралак заводы”, “Түбәнкамашин”, “Татспиртпром”, “Агросила Групп”, “Вамин Татарстан”, “Таттелеком» ширкәтләрен кертү турында сүз бара.
XS
SM
MD
LG