Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: арзан газ чоры тәмам


Газ экспорт итүче илләр җыены Президент-отель кунакханәсендә үтте
Газ экспорт итүче илләр җыены Президент-отель кунакханәсендә үтте

Газ экспорт итүче илләрнең Мәскәүдә үткән җыенында Путин бу форумны даими эшләүче оешма итергә тәкъдим итте. Көнбатыш ул "газ опегына" әйләнер дип борчыла.

Дөньяда иң күп газ җитештерүче Русиядән тыш бу җыенда Иран, Катар, Венесуэла, Җәзар кебек илләр катнашты. Шушы биш ил дөньядагы газ ятмаларының 2/3-ен контроль итә, газ җитештерүнең 42%-ы аларга туры килә.

2001 елдан бирле ел саен җыелып килгән бу "газ картеленә" барлыгы дистәдән артык ил керә. Сишәмбе Мәскәүдә үткән җыенда Русия премьер-министры Владимир Путин әлеге форумны даими эшләүче оешма итергә тәкъдим итте. Хөкүмәтара килешүләргә өстәп, оешманың низамнамәсе кабул ителде.

Русия оешманың баш-фатирын Петербурда урнаштырырга һәм бар чыгымнарны үзенә алырга тәкъдим иткән иде. Әммә яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә бер тавыш өстенлек белән Катар башкаласы Доһа җиңде.

Көнбатыш илләре мондый оешма киләчәктә "газ опегына" әйләнер һәм ОПЕК шикелле газ бәясен билгели башлар дигән борчылу белдерә.

Путин бу борчуларны кире какты һәм оешманың максатын аңлатты:

"Бу оешма җитештерүчеләрнең һәм экспорт итүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртачак, аларның кулланучылар белән мөнәсәбәтләрен билгеләячәк."

Билгеле булганча, ОПЕК оешмасы нефть җитештерүне киметү йә арттыру хисабына нефть бәясенә йогынты ясый ала. Белгечләр әйтүенчә, газ белән алай җиңел түгел.

Газпром рәисе урынбасары Александр Медведев: "Нефть җитештерүче ОПЕК ысулларын газ базарында кулланып булмый. ОПЕК квоталар белән эш итсә, газ кәсебе озын мөддәтле килешүләргә нигезләнгән."

Башкача әйткәндә, нефть бәясе сакланмаларда калган нефть күләменә һәм кыска вакытлы килешүләргә бәйле булса, газ куу кыйммәтле үткәргечләр таләп итә, шуңа күрә озак вакытлы контрактларга нигезләнә.

Путин бу яңа оешманың газ бәясенә йогынты ясау ихтималын кире какса да, киләчәктә газ бәясе үсәчәк дип кисәтте:

"Соңгы көннәрдә ягулыкка бәяләр төшүгә карамастан, арзан ягулык, шул исәптән, арзан газ чоры әлбәттә бетә."

Путин моны газ ятмаларының уңайсыз урында ятуы, аны эзләп табу, чыгару, куып китерү өчен чыгымнар арту белән аңлатты.

Газ оешмасы ОПЕК түгел дисәләр дә, бүгенге җыенда ОПЕК җыенын хәтерләткән фикерләр дә әйтелде. Мисал өчен, Ливия министры Шөкри Мөхәммәт Гани, ягулыкка бәяләр төшеп бетте, без Русиянең нефть кенә түгел, газ җитшештерүне дә киметүен көтәбез дигән белдерү ясады.

Газ экспорт итүче илләр форумы дип аталган оешмага Боливия, Бруней, Венесуэла, Гарәп Әмирлекләре, Җәзаир, Индонезия, Иран, Катар, Ливия, Малайзия, Мысыр, Нигерия, Оман, Русия, Тринидад һәм Тобаго, Экваториаль Гвинея керә. Норвегия, Казахстан күзәтүче сыйфатында катнаша.

Газ экспорт итүче илләр җыенында катнашучылар


XS
SM
MD
LG