Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:40

Русия хакимиятләре социаль шартлаудан курка


Владивосток, 21 декабрь 2008 ел.

Владивосток, 21 декабрь 2008 ел.

Кануннарның кырыслатылуы һәм каршылык чараларының куып таратылуы артында Русиянең социаль шартлаудан куркуы ята

АКШта чыга торган Christian Science Monitor басмасы бер мәкаләсен Русиянең кризисны ничек кичерүе мәсьәләсенә багышлады. Газета “Икътисади кыенлыклар яңа каршылык чараларына әтәрә. Кремль моңа нинди реакция күрсәтәчәк?”дигән сорау куя.

Christian Science Monitor, Русиядә кризис башлануга азсанлы каршылык чаралары үтте, әмма аларга хакимиятләр шунда ук каты җавап бирде, дир билгеләп үтә.

Чит ил машиналарына чик салымнарының арттырылуына протест белдергән урам җыеннары Владивостокта башланып, Ерак Көнчыгыштагы башка шәһәрләрдә, Русиянең берничә дистә каласында да үтте.

Соңгы ял көннәрендә Владивостоктагы автомобильчеләр, хакимиятләрнең рөхсәт бирмәвенә карамастан, шәһәрнең үзәк мәйданына үзенең протест чараларына чыкты. Милиция каршылык белдерүчеләрне куып таратты, 20ләп кешене кулга алды, бәрелешләрдә журналистлар да зыян күрде, дип хәбәр ителде.

Мәскәүдә һәм Петербурда оппозиция көчләре оештырган “Килешмәүчеләр маршларын” үткәрү омтылышы да катгый төстә туктатылды.
Чарага килүчеләрне кертмәделәр, оештыручыларны тоткарладылар.

Хакимиятләрнең берничә йөз протест белдерүчегә каршы меңәрчә тәртип саклаучыны урамга чыгаруы аларның күркуын күрсәтте, дип яза Christian Science Monitor газетасы.

Эдуард Лимонов
Оппозиция вәкилләре социаль канәгатьсезлек шартларында үзләрен күәтле хис итә. Тыелган Националь-большевиклар фиркасе башылгы Эдуард Лимонов киң күләм чуалышлар булганда безнең алгы сызыкка чыга алуыбызны хакимиятләр аңлый, дип белдергән иде.

Каршылык белдерүләргә хакимиятләр кануннарны үзгәрту белән җавап бирә. Хокук яклау оешмалары һәм оппозициядәге “Яблоко” фиркасе дә тәртипләрнең кырыслана баруына борчылуын белдерде.

"Яблоко" фиркасе ясаган белдерүдә Русия хакимиятләре кабул иткән карарлар җәмгыятькә торган саен күбрәк куркыныч тудыра, дип әйтелә. "Соңгы вакытта кануннарга кертелгән үзгәрешләр, конституциягә төзәтмәләр, җәмәгать утырышчыларын кайбер эшләрне караудан читләштерү, хыянәт төшенчәсен бик каты киңәйтү һәм җәзаларның катылануы җитәкчелекнең гадәттән тыш чаралар күрергә әзерләнүен күрсәтә", дип әйтелә фирканең белдерүендә.

Бу чаралар Русиядә сәяси репрессияләр чорының кайтуына китерә ала, дип яза "Яблоко" фиркасе вәкилләре үзләренең белдерүендә.

Мәскәү Хельсинки төркеме һәм "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте башлыклары күзләү һәм хыянәт канунының кырыслануын, шушы киң күләм чуалышларны бастыру мөмкинлеге белән бәйләгән иде.

Тәртипләрнең кырыслана барачагын күрсәтүче башка сигналлар да бар. Үткән атнада, Русия премьер министры Владимир Путин Дәүләт иминлеге комитеты хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырган бәйрәмдә чыгыш ясады. Анда ул Русияне көчсезләндерү һәм аның мәнфәгатьләренә зыян салу омтылышлары катгый рәвештә туктатылачак, дип белдерде.

Путин, үзенең чыгышында, ил иминлеген арттыру өчен күп нәрсә эшләнде, әмма террор куркынычы һаман да зур булып кала, алга таба иминлек хезмәтләре кисәтү чаралын күрергә тиеш, дип белдергән Владимир Путин. Бу хакта "Новости" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Русия хакимиятләре кризис шартларында каршылык белдерүне контрольдә тоту өчен чаралар күрә башлады инде. Рәсми рәвештә интернетны чикләү турында әйтелмәсә дә, бу юнәлештә кайбер адымнар ясала.

“Коммерсант” газетасы язганча, “Бердәм русия” фиркасе вәкилләре провайдер ширкәт хуҗаларын җыеп, интернетта кризис һәм эшсезлек арту темасының чамадан тыш күпертелүенә борчылу белдергән.

Бу кышын илдә чуалышлар башлану мөмкинлеге хакында элекке югары дәрәҗәле чиновник Евгений Гонтмахерның мәкаләсен бастырган өчен, "Ведомости" газетасына кисәтү ясалган. Прессаны күзәтүче оешма, мондый чыгышлар экстремисnлыкка котырта ала дип дәгъвә белдергән. Мондый кисәтүләр соң, газета ябылырга да мөмкин.

XS
SM
MD
LG