Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бахмина Яңа елны төрмәдә каршы алачак


Светлана Бахмина
Светлана Бахмина

ЮКОСның элекке хокукчысы, 3 бала анасы Светлана Бахминаны вакыттыннан алда иреккә чыгару эшен карау бер айга кичектерелде

Мордовия югары мәхкамәсе ЮКОС ширкәтенең элекке хокукчысы Светлана Бахминаны вакытыннан алда шартлы рәвештә иреккә чыгару турындагы мөрәҗәгатьне карауны 21 гыйнварга күчерде. Бу карар прокуратура таләбе белән кабул ителгән. Гаепләүче як Бахминаның колониядәге эшен җибәрергә сораган.

Светлана Бахминаның авырлы булу, тагын ике балигъ булмаган баласы булуы һәм колониядә тәртип бозмавына карамастан, түбәнрәк дәрәҗәдәге мәхкамә аның иреккә чыгару мөрәҗәгатен ике тапкыр кире каккан иде.

28 ноябрьдә ул Мордовия хастаханәсендә кыз бала тапты. Бахминаны азат итү турындагы Русия президентына җибәрелгән мөрәҗәгатьне 90 меңнән артык кеше имзалады.

Бахмина "Томскнефть" ширкәте милкен үзләштерү һәм салым түләүдән качуда гаепләнгән иде. Аңа 6 ел ярымга иректән мәхрүм итү җәзасы бирелде.
XS
SM
MD
LG