Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак премьеры Төркиядә


Анкара - Гыйрак премьер-министры Нури әл Малики Төркия белән ике яклы мөнәсәбәтләрне арттыру һәм көрд гыйсянчылар белән көрәш мәсьәләсендә сөйләшер өчен Төркиягә килде. Әл Малики Төркия президенты Абдуллаһ Гүл белән бергә очрашты. Очрашудан соң, Гүл кыска вакыт эчендә Гыйракка сәфәр кылачагын белдерде.

Гүлнең бу айларда барырга планлаштырган илләре арасында Русия белән бергә Гыйрак та бар иде. Президентның колаклары авыртканлыктан, табиблары аңа ике ай очкыч белән сәфәр кылмаска киңәш иткән. Шунлыктан Абдуллаһ Гүлнең чит ил сәфәрләре кичектерелгән иде.
XS
SM
MD
LG