Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗанда pеферендум уздыру тәкъдиме хупланды


Бакы - Конституция мәхкәмәсе бүген "Азәрбайҗан конституциясенә өстәмә маддәләр һәм үзгәртүләр кертү" турында референдум уздыру тәкьдимен хуплады. Тәкъдимдә кануннарга 20-дән артык үзгәреш кертү каралса да, асылда ул бер кешенең ике тапкырдан күбрәк президент итеп сайлануына хокук бирүне максат итеп куя. Шулай итеп, тәкъдим референдумда кабул ителсә, ил президенты Илһам Алиев 3. тапкырга президент итеп сайлана алачак.

Әлеге карар, җомга көнне узган парламент утырышында кабул ителде. Шулай итеп, нефтькә бай ил Азәрбайҗанда 4 дистә ел дәвам иткән Алиев гаиләсенә, хакимияттәге урынын саклау мөмкинчелеге туды.

Алиев октябрь аенда икенче тапкыр президентлыкка сайланган иде.

Алиевнең хакимияттә калуына рөхсәт итәчәк тәкъдим Азәрбайҗан оппозициясе тарафыннан каты тәнкыйтьләнә.
XS
SM
MD
LG