Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ясалма җыеннар чоры килә


Русия премьер-министры Владимир Путин Чаллыдагы сөйләшүдән Мәскәүгә кайтып җитәр җитмәс, Русия ширкәтләрендә митинглар оештырылды.

Әйтик, 23 декабрьдә Тольятти шәһәрендә Русия хакимиятенең чит ил автомобильләрен кертүгә салым арттыруны яклап җыен уздырылды. АвтоВАЗ хезмәткәрләре кулында “Русиянекен сатып ал”, “Пошлинага - әйе, алып- сатарларга - юк” дигән шигарьләр дә күренде.

Шул ук көнне КамАЗның фәнни- техник үзәгендә дә мондый җыен узды. Сәхнәдән дистәләгән хезмәткәргә Путинның тәкьдимнәрен яклау турында нотык сөйләнә. Нотыктан соң резолюция кабул ителә. Революциядә Путинның Русия автомобиль сәнәгатен яклау турындагы карарны хуплау турында әйтелә. Резолюцияне кул күтәреп якладылар, якын арада аны Мәскәүгә, Путинга җиәрәчәкләр.

Чаллыда чыгучы “Вечерние Челны” газетасы бу җыенны “ясалма” җыен дип атады.

XS
SM
MD
LG