Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сталин Арчага кайтты


Арчада Сталинга куелган һәйкәл
Арчада Сталинга куелган һәйкәл

Сәясәт белгечләре фикеренчә, соңгы вакытта илдә совет чоры идеяләрен хуплау һәм аларга кире кайту теләге күзәтелә.

Русиядә сәяси юнәлешләрне тикшерүче үзәк вәкилләре, финанс кризисының сәясәткә дә көннән-көн ныграк үтеп керүе турында әйтә. Бу тармакта бигрәк тә оппозициянең язмышы билгесез, ди белгечләр. Алар фикеренчә, бүгенге көндә оппозиция чын түгел, ә ясалма сәяси көч булып тора.
Әмма кризис бер яктан оппозицияне торгынлыкта тотса, икенче яктан ул аңа башка юнәлештә үсә башларга мөмкинлек бирергә сәләтле. Кризис сәбәпле оппозиция үзгәреп корылса, киләчәктә ул ясалма түгел, ә чын сәяси көчкә әйләнергә мөмкин дигән фикерләр дә бар.
Сәясәт белгечләрен шулай ук, соңгы вакытта илдә совет чоры идеяләрен хуплау һәм аларга кире кайту теләге булу да борчый.
Иң элек монда, хөкүмәтнең җинаятьчелек кодексындагы “илгә хыянәт һәм шпионаж” маддәсе эчтәлегенә үзгәрешләр кертүне әйтергә кирәк. Бу яңалык турында сүз чыккач, Русиядәге кеше хокукларын яклаучы үзәк вәкилләре бу гамәлне хокукларны чикләү дип, канәгатьсезлек белдереп чыкты. Янәсе моннан соң, илдә Сталин чоры урнашачак. Алар фикеренчә, урысларның чит ил кешеләре белән аралашуы да, хокук бозу дип саналачак.
Русия халкы исә, совет һәм коммунистик тамга, билгеләрнең сакланып калуына каршы түгел. Илнең җәмәгатьчелек фикерен тикшерү үзәге мәгълүматларына караганда, 65% русияле коммунистик тамгаларны, төрле урам, мәйдан атамаларын, һәйкәл, урак чүкеч билгесен саклап калу яклы. Халыкның 20%-ты, киресенчә, үткәнне хәтерләтүче тамгаларны онытырга кирәк дигән фикердә. Тикшерүләрдән күренгәнчә, совет заманы тамгаларын кайтаруны күбрәк “Гадел Русия” фиркасе әгъзалары хуплый. “Бердәм Русия” белән “ЛДПР” фиркаләре исә үткәннәргә кайтуга каршы, дип хәбәр итә Русия мәгълүмат агентлыгы.
Сталин һәм коммунистик тамгаларны Татарстанда да зурлыйлар. Соңгы бер-ике ел эчендә Арча районы үзәгендә II дөнья сугышында вафат булучылар һәм Сталин истәлегенә ике зур һәйкәл куелды. Шунысы кызык, бу һәйкәлләр 3 ел элек республика бюджетына Арчада торакны төзекләндерүгә юнәлдерелгән 5 миллион сум акча хисабына төзелгән. Акчалар 34 метр биеклегендәге пирамида рәвешендә үзенчәлекле корылма төзергә җиткән. Аның өстендә горур карап кош та утыра. Әмма район ветераннары моның белән генә канәгать булмыйча, быел хакимияттән биредә бөек укытучылары Сталинга да һәйкәл куюны сораган.
Шулай итеп хәзер биредә ике һәйкәл. Биектә кош бер якка караса, астарак Сталин сурәте икенче якка карап тора. Шул рәвешле алар илдә кризислар вакытында сәясәтне уңнан да, сулдан да юклы-барлы көчләр кереп какшатмас өчен саклап торган сыман, ди кайберәүләр. Һәйкәлдә “Безнең эш хак һәм без җиңәчәкбез” дигән язу да бар. Әмма кем ул җиңүчеләр? Моңа укытучы һәм остаз Сталин җавап бирми.
Район ветераннары исә кәнагать, чөнки Арчада Сталин исеме мәңгеләштерелде.
XS
SM
MD
LG