Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Грузия белән килешеү төзи


Американың McFaul хәрби көймәсе Грузиягә һуманитар ярдәм китерә
Американың McFaul хәрби көймәсе Грузиягә һуманитар ярдәм китерә

АКШ Грузия белән ике яклы хартия төзергә җыена. Ул күптән түгел Украина белән төзелгән стратегик партнерлык турында килешү рәвешендә булачак.

Кушма Штатлар дәүләт департаменты сишәмбедә ясаган махсус белдерүдә әйтелгәнчә, бу килешүдә Грузиягә иминлеген ныгыту, сәяси һәм икътисади реформалар башкаруда ярдәм итү максаты белән хезмәттәшлекне арттыру юллары каралачак.

Мондый документның әзерләнүен дүшәмбедә Грузия президенты Михаил Саакашвили да раслады:

"Американың моңарчы беркайчан да Грузияне стратегик беректәш дип атаганы юк иде. Әгәр безнең мөнәсәбәтләрдә "стратегик" сүзе кулланыла икән, бу Грузиягә каршы ясалган агрессиягә, Грузияне җимерү, кисәкләргә ерткалау тырышлыкларына иң анык җавап булачак."

Грузия президенты агрессия дип Русия гаскәрләренең август аенда Грузиягә басып керүен атый. Мәскәү исә үзенең хәрби гамәлләрен Грузиянең Көньяк Осетиядәге һөҗүмнәренә җавап дип аңлатты. Соңрак ике сепаратист төбәкнең – Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген таныды.

Грузиянең Рустави-2 телевидениесе хәбәр итүенчә, АКШ-Грузия килешүе шушы ел ахырына ук төзелергә мөмкин.

Дәүләт департаменты белдерүенә караганда, бу килешү 19 декабрьдә Вашингтонда Украина белән төзелгән килешү рәвешендә булачак.

Киев белән төзелгән килешүдә күп төрле тармакларда, икътисадтан алып саклану өлкәсенә кадәр хезмәттәшлек итү каралган. Шулай ук, Кырымда американ вәкиллеген ачу мәсьәләсе дә телгә алынган.

1998 елда Кушма Штатлар шундый партнерлык турында килешүне Латвиа, Литва һәм Эстония белән төзегән иде. Бу килешү 3 Балтик иленең 2004 елда НАТОга кушылуына зур өлеш кертте.

Грузия парламентының Европа белән берләшү комитеты рәисе Давид Дарчиашвили радиобызга биргән әңгәмәсендә АКШ-Грузия килешүе дә шундый ук роль уйнар дигән өмет белдерде:

"Бу документ белән Америка-Грузия мөнәсәбәтләре тагы да көчәеп, стратегик партнерлык рәвешен алачак. Бу үз нәүбәтендә НАТОга керү процессына этәргеч бирәчәк."

Вашингтон, Мәскәүнең каршылыгына карамастан, Киев һәм Тифлис белән тыгыз бәйләнешләр булдырды. Ике ил дә Гыйракка үз хәрбиләрен җибәрде.

НАТО шулай ук Украина һәм Грузия белән хезмәттәшлекне арттырачагын белдерә. Шулай да, әлегә бу ике илгә альянска керүгә юл акчан "Әгъзалык планы" дип аталган документны бирергә ашыкмый.

XS
SM
MD
LG