Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:05

I дөнья сугышына китеп әсирлеккә эләккән татарлар башкарган җырларның бер өлеше Казанга кайтты. Язмаларга 90 елдан артык.

Бу җырларны I дөнья сугышына китеп немецларга әсирлеккә эләккән татар әсирләре башкара. Бәлки аларның нәсел – нисәбен дәвам итүчеләр бүгенге көндә Татарстанның берәр авылында яшәп тә ята торгандыр. Әсир Башкортстаннан, я Төмән якларыннан чыккан булырга мөмкин. Аны тикшеренүләр үткәреп ачыкларга да мөмкин, ди Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова.

“1938 елда немец лингвисты, этнографы Готхольд Вайль бу аудио язмаларга бәйле “Татар текстлары” дигән китап та чыгара. Ул анда үзе яздырган һәрбер әсир турында мәгълүмат бирә.

Әлеге мәгълүматларга күз салсак һәр әсирнең кайсы җирдән, Казан губерниясенең кайсы авылыннан, себернең Төмән тирәсеннәнме, әллә хәзерге Башкортстан җирләрендә яшәүче татарлармы икәнлеге әйтелгән.

Ничә яшьтә, сугышка кадәр нинди хезмәттә булуы бәйнә - бәйнә сөйләнгән. Ләкин алар әсир булганга исем - фамилиясе куелмаган. Шуңа күрә алар номерланган гына. Әсирнең исеме язылмаса да, әти – әнисенең кем булуы турында мәгълүмат бар.

Архивлар бар бит. Бу әсир номеры астында нинди әсир икәнлеген, аның исем фамилиясен дә ачыкларга мөмкин. Аларның сугышка чыгып киткән урыннары, авылларының исемнәре бар”.

Гади генә итеп әйткәндә, җырлар, мөнәҗәтләр, бәетләр белән бергә узган гасырның 14-нче елыннан алып 18-нче елга кадәр барган дөнья сугышында катнашып әсир булган татарларның бер өлеше үзләре башкарган җырлар белән Казанга кайтты.

Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, бу язмалар Германиядә бик күп булырга мөмкин.

“Бу җырлар Германиядә таш дисклар кебек зур - зур тәлинкәләрдә саклана. Алар шактый күп булырга тиеш. Готхольд Вайльнең “Татар текстлары” китабына кергәннәре генә дә 44 дискка язылган.

Ләкин немецлар бит бер төрмәдә генә яздырмаган. Алар бик күп булырга тиеш”.

Ни өчен әллә кайдагы татарларның һәм дошман әсирләренең фольклоры немецларга кирәк булды икән соң? – дигән сорау да туарга мөмкин.

“Немецлар күренекле тюркологлар да һәм шулай ук төрле халыкларның фольклоры белән кызыксынучылар да алар. Бу немец милләтенең цивилизацияле халык икәнлеген дә күрсәтеп тора.

Немецлар гына түгел, мәсьәлән, 1938 елда Рузвельд Кушма Штатларда яшәүче халыкларның фольклорын туплау өчен галимнәрнең берничә төркемен чыгарып җибәрә. Аларны туплап конгресс китапханәсендә фондлар булдыра.

Бу теге, яисә бу милләтнең мәдәни үсешен билгеләүче күрсәткеч булып тора.

Икенче яктан караганда, төрки халыклар, шул исәптән татарлар белән кызыксыну, ул аларның тышкы сәясәте дә. Төркия белән Германия Атлантада бер берлек. Без аны II дөнья сугышы вакытында да күрәбез. Легионнарга мөнәсәбәтле тарих 50-нче елларга кадәр дәвам итә.

Ләкин ничек кенә булмасын без бүген немецларга рәхмәт әйтергә тиешбез. 1916 елда язылган тавышларыбызны, җырларыбызны, мәкаль - әйтемнәребезне туплый алганнар икән бу зур хезмәт. Алар бит аны туплап кына калмаган, инде 100 елга якын саклап та утыралар. Чыгымнарын хәзер дә тоталар, саклау мәсьәләләрен китапханәләрендә күтәрәләр. Шуның өчен без аларга рәхмәтле”.

Татар фольклор үзәге Германиядә сакланган бу бәхасез байлыкны тулысы белән Казанга кайтару юлларын эзли. Бу бер өлеше, Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, күп түгел – хәтта дистәгә дә тулмый, Нәсүр Юрушбаев тырышлыгы белән кайткан.

Юрушбаев Барда ягыннан чыккан татар егете. Бүгенге көндә Германиядә яши. Күпләргә журналист, кино режиссеры буларак та билгеле.

Фәнзилә Җәүһәрова Татарстан мәдәният министрлыгының Татар дәүләт фольклор үзәге бу җырлар белән 2008 елда уникаль язмаларга ия булды, дип белдерә.

“Җыр бит үзе генә кайтмый. Ул вакыттагы башкару рәвеше, ул вакыттагы тавыш, ул вакыттагы сөйләм аһәңе, халык теленең ул вакыттагы лексик байлыгы – бөтенесе җыр белән кайта. Һәм, әлбәттә, көйләр.

Шуңа күрә, без бу байлыкны халкыбызның зур тарихи мирасыбыз итеп кабул итергә тиешбез”.

XS
SM
MD
LG