Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:49

Гарәп лигасы Иран белән диaлог башларга чакыра


Каһирә - Гарәп Лигасы генераль секретары; "Иран белән барлык мәсьәләр буенча диaлог башлап җибәрү өчен вакыт җитде" дип белдерде. Амр Муса мәгълүмат чаралары алдында ясаган чыгышында, Иран безнең өчен мөһим илләрнең берсе, ике арадагы каршылыкларны чишәр өчен безнең кичекмәстән Иран белән диолог сөйләшүләрен башлавыбыз шарт дип әйтте.

Генерал секретар шул ук вакытта гарәп илләре җитәкчеләрен, якын көнчыгышның язмышын Иран һәм башка чит ил көчләренең кулына калдырмаска чакырды. Гарәп илләренең күпчелеге соңгы вакытта Ираннын Гыйрак һәм Либандагы шигый хизбулла төркеме өстендә йогынтысын арттырырга тырышуын, борчылу белән күзәтә.


XS
SM
MD
LG