Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:40

Казанда Татарстан халыклары мәҗлесе 2008 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Сишәмбе көн булган утырышта киләсе елга эш планы билгеләнде.

Чарада дәүләт шурасы рәисе, халыклар мәҗлесе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты.

Узган елның ноябрь аенда Татарстан халыкларының корылтае үткән иде. Анда Татарстан халыкларының мәҗлесе оешты. Мәҗлеснең еллык җыенында Татарстанда яшәүче төрле милләт оешмаларының җитәкчеләре килгән иде. Алар арасында үзбәк, казакъ, төрек, төркмән, алман, грек, чечен, гарәп, яһүд, вьетнам халкы вәкилләре бар иде. Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Гөлирәм Абдрахманов, мәҗлеснең төп эшчәнлеге төрле милләт вәкилләрен берләштерү, аларның мәдәниятен һәм сәнгатен сакларга булышу икәнлеген әйтеп узды.

“Узып баручы елда Татарстан халыкларының милли мәдәнияте фестивале узды. Чарада чечен, украин, үзбәк, вьетнам, яһүд, азәрбайҗан халкы оешмалары катнашты. Киләсе елда без анда тагын да күбрәк булырбыз”, ди Гөлирәм Абдрахманова. Төрле халык ансамбльләре өчен уен кораллары, киемнәр дә булдырганнар икән.

Мәҗлеснең бер ел дәвамында башкарылган эшләренә Фәрит Мөхәммәтшин нәтиҗә ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин, Константин Яковлев, Зилә Вәлиева
“Узып баручы елда мактанырлык эшләребез бик үк күп булмаса да, безнең өчен истәлекле ел булды. Татарстан халыклары ассоциациясе буларак теркәлү үтә алдык. Чаллыда, Алабугада үзебезнең бүлекләребезне ачып җибәрдек. Шулай ук Бөгелмә, Лениногорскида да андый бүлекләр оешып килә. Рәсми рәвештә теркәлгән 65 оешманы берләштерә алдык. Татарстан халыкларының милли концепциясе белән шөгыльләнә башладык. Әлеге концепция Татарстан халыкларың 2007 елда узган корылтаенда да хупланды.

Республикада төрле милләтләр арасындагы дуслыкны саклауны үзебезгә максат итеп куйдык. Әлеге юнәлеш эшчәнлеге белән һәр районда таныштылар. Украин, беларус, азәрбайҗан халыклары көннәре уңаеннан зур чаралар үткәрелде. Республика көнендә күп милләтләр катнашкан зур концерт та уздырдык. Татарстан халыкларының телләрен өйрәнүгә зур игътибар бирдек. Грузин, яһүдләр өчен якшәмбе мәктәпләре эшли башлады.

“Безнең йортыбыз – Татарстан” дигән журнал чыгару эшенә керештек. Ул күпләрдә кызыксыну уятты. Мордовия, Чувашстан җитәкчеләре дә сорап ала. Шулай ук Чуваш, Мари иле республикалары ассоциацияләре белән элемтәдә торабыз", диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фикер алышу вакытында милләтара бәхәсләр турында да сүз чыкты. Гарәп халкы вәкиле: “Безгә гади халык кына сәерсенми, ә дәүләт органнары да шикләнеп карый”, дип белдерде.

Милләтара бәхәсләргә караган сораштыру да үткәрелгән. Анда 300-ләп кеше катнашкан. Сораштыру нәтиҗәсендә чегән, чечен, грузин халыкларын күрәлмау бар икән. Белгечләр грузиннарга карата яратмау хисе 2008 елның август аенда Русия - Грузия бәрелешеннән соң килеп чыккан дип саный. Әмма Фәрит Мөхәммәтшин мондый мәгълүматларны матбугатта бастырып чыгарганчы ныклап уйларга кирәклеген искәртте. “Халыклар дуслыгы йорты утка ягулык сибеп торырга тиеш түгел”, диде ул.

Мәҗлес башлыгы урынбасары, башкарма комитет рәисе Николай Владимиров киләсе елда эшмәкәрләр белән элемтәләрне ныгытырга кирәклеген искәртте. Алар Татарстанда яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен сакларга ярдәм итәр, диде ул. Эшмәкәрләрне үзләренең оешмаларына җәлеп итә алган алман, үзбәк, яһүд халкы вәкилләрен аерып атап китәргә кирәк, диде Владимиров.

Дөньяга чыккан икътисадый кризис Татарстан халыклары мәҗлесенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин икәнлеге турында сүз булды. Фәрит Мөхәммәтшин исә, ниятләгән эшләрне ерып чыгарга тырышачакбыз, диде. Сәфәрләр дә туктаталып торачак. Әмма халыклар дуслыгында тәнәфес булып тора алмый, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

XS
SM
MD
LG