Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:48

Элекке премьер-министр, оппозиция вәкиле Михаил Касьянов ил җитәкчелегенең кризиска каршы гамәлләрен тәнкыйтьли һәм яңа сайлауларга чакыра.

Владимир Путин белән бер чорда хөкүмәт башлыгы булып эшләп алган, президент урынына сайланырга теләгән оппозиция нәмзәте, Русия халык-демократик берлеге башлыгы Михаил Касьянов “Азатлык” радиосының рус телле редакциясенә зур интервью бирде. Анда ул кризиска үз карашын тәкъдим итте.

Касьянов әйткән иде, диярсез

Михаил Касьянов хәзер, ә мин бит бу хакта әйткән идем, дип белдерә ала. Касьянов нефть бәясе төшәчәк һәм тотрыклылык фонды эриәчәк, кризис киләчәк, дип фаразлаган иде. Радионың студиясенә килгәч, ул шушы күрәзәчелекне аңлатырга теләп “хазерге хакимият идарә иткәндә, хәзерге шартларларда, Русиядәге икътисади төшенкелек котылгысыз иде” дип акланды.

Авыр вакытта икътисадны тотрыклы саклау өчен оештырылган Стабфондның өчтән бер өлешенең таралуын Касьянов хаталы карарлар белән аңлата.

Дәүләт акчаларын билгеле ширкәтләргә генә тарату һәм чит ил машиналарына салымны арттыру карарларын да ул ялгыш гамәлләр дип атый. Ул, җәмгыять хөкүмәтнең карарларны ничек кабул ителүен, дәүләт ярдәме биреләчәк ширкәтләр исемлеге нинди сыйфатларга карап төзелгәнен аңламый, ди.

Мәсәлән, исемлеккә “Газпром” ширкәте бар. Халыктан газ түләүләреннән килгән акчаны һәм элегрәк алган зур кредитларны Газпром ничек кулланган, акча кая киткән, дигән сораулар куя Михаил Касьянов.

Чит ил машиналарына автомобиль салымының артуын Касьянов икътисади яктан саналмаган, уйланылмаган, нигезсез карар дип атый. Аның әйтүенә караганда, чит ил машиналары илдә сатылган машиналарның 12% гына ала, 5 елдан да күрбрәк йоргән машиналар алардан 4% гына тәшкил итә. Бу иске чит ил машиналары Русиянең автомобиль базарына зур тәэсир ясамый иде, дип белдерә Русия халык-демократик берлеге рәисе Михаил Касьянов.

Девальвацияне туктатып буламы?

Иктисадка килгәндә Касьяновның тәнкыйте тагы да катырак яңгырый. Рубльнең кыммәте киләсе елда төшәчәк дип фаразлый ул.

“Девальвациянең котылгысыз. Бу – факт. Мин бу хакта бер ел элек тә, быел җәен дә әйттем. Бу чор башланды инде. Киләсе елда, хәлләр яхшы барса, ә монда мин шикләнәм, хакимиятләр ниндидер нәтиҗәле чаралар күрсәләр, киләсе ел ахырына кадәр бер доллар 35 рубль тирәсе булыр. Ә хәлләр көтелгәнчә барса - 40 рубль торачак”,- ди Михаил Касьянов.

Аның фикеренчә, нефть экспортын киметү дә зур ярдәм күрсәтмәячәк. Оппозициядәге бу сәясәтче уйлавынча, Русия җитәкчелеге дөньяның үзгәрүен аңламый. Югары нефть бәяләре, чил илләрдән алынган арзанлы кредитлар һәм илдә иреклекләрнең кысылуга нигезләнгән 2005-2006 елларда нәтиҗәле эшләгән система, хәзер эшләми. Касьянов яңа шартларда Русиягә башка икътисади модель, башкача фикерләүче җитәкчелек кирәк.

Кризисның төп билгеләре.

Элекке премьер-министр һәм икътисад белгече Касьянов, эшсезлек һәм түлаем җитештерү дәрәҗәсе (ВВП) турындагы уй-фикерләре белән дә бүлешә. Аныңча икътисади кризис, ахыр чиктә социаль инкыйразга әйләнәчәк.

Ул Русия премьер-министрының киләсе елда җитештерү 7-8% үсер дигән белдерүен белән килешми һәм ВВП нуль генә түгел, минуска төшәчәк дип саный. Рәсми әйтелгән 10%-лык эшсезлек дәрәҗәсе түбәнсетеп күрсәтелә, ди Касянов. Ул Русиядә 75 миллион актив халык бар, аларның 10 миллионы эшсез калыр дип уйлый.

“10 миллион ул - 10 % күбрәк. Бу гадәттән тыш хәл. Халыкара стандартларда иң күбе – 7% дип санала. Русиядә эшсезлек 30% булган районнар да бар, элек электән бу Төньяк Кавказ иде. Хәзер минемчә, анда хәлләр бик авыр. Без хазер вертикальдә, нәрсә булганын белмибез. Русиядә табигый шартлар аркасында аерылган төбәкләр бар. Аларда да хәлләр катлаулы. Безгә якынлашып килгән социаль кризис эшсезлек дәрәҗәсе белән билгеләнәчәк” – ди Касьянов.

Оппозициядәге башка җитәкчеләр кебек ук, уд язын бөтен ил буйлап социаль канәгатьсезлек дулкыны күтәрелүе сизеләчәк, дип фаразлый. Аның фикеренчә, сәнәгатьтә киң күләм кризис башлана. Бөтен Русиягә җәелгән бу “авыру”ны вакытыннан алды сайлаулар үткәреп кенә җиңеп булачак, дип саный Михаил Касьянов.


XS
SM
MD
LG