Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:33

Швецариядә Чынгыз Айтматовның әсәрләре алман телендә басылып чыкты.

“Юнионcверлаг” нәшрияте билгеле кыргыз язучысы Чынгыз Айтматовның 80 еллыгына багышлап, алты томлыгын алман телендә бастырып чыгарды, дип хәбәр итә “Азатлык” радиосының кыргыз хезмәте. Беренче 5 томга “Җәмилә”, “Гасырдан да озын көн” һәм башка повесть һәм романнары керде, алтынчы томга тәмамланмаган “Бахияна” романы, “Фудзияма” драмасы, язучының биографиясе кергән.

Һәр китапка Айтматовның төрле елларда төшерелгән рәсемнәре кергән. Тышлыкка аның туган авылы сүрәтендә милли баш киеменнән кыргыз хатын-кызларның рәсемнәре басылган.

Белгәнегезчә, Чынгыз Айтматовта татар каны да бар. Аның әнисе Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылыннан Урта Азиягә күченеп киткән татар гаиләсендә туган.

Быел җәен Чынгыз Айтматов аның "Гасырдан да озын көн" романы нигезендә документаль фильм төшерер өчен Русия телевидение төркеме белән Татарстанга килгән иде. Ул Кукмара районында нәселе чыккан нигез йортны, авылны күрергә теләде әмма кинәт рәвештә авырып китте һәм максатына ирешә алмады. Айтматов 2008 елның җәендә үлде.

XS
SM
MD
LG