Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият халыкны бастырырга көч туплый


Магнитогорск егете Руслан Шәрәпов кредитка алган машинасы өчен түли алмаудан үзенә кул салган. Хакимиятләр халыкны бастырырга көч җитмәс, дип борчыла

Яңа елның беренче аенда Русиядә 250 меңләп кеше эш урыннарын югалтачак, дип фаразлана. Соңгы араларда кешеләрнең акча җиткерә алмыйча үз үзләренә кул салганнары турында хәбәрләр күбәя. Магнитогорскида бер яшь хатын-кызны үз өендә асылынган килеш тапканнар. Бер ел элек исә нәкъ бәйрәмнәр алдыннан аның ире хатынын һәм 2 яшьлек кызын ипотекага алынган фатирда ялгызларын гына калдырып асылынып үлгән булган.

Магнитогорскидагы ширкәтләрдән инде 10 меңләп кеше кыскартылган. Шәһәр халкының зур өлеше өчен төп керем чыганагы булган Магнитогорск металлургия ширкәтеннән соңгы 3 айда 3800 хезмәткәре эштән куылган. Тагын бер мең кешене шундый ук язмыш көтә. 1 гыйнвардан "Көньяк-Урал машина төзү" берләшмәсе ябыла. Аның 600 хезмәткәре урамда калачак, дигән сүз.

Халыкта кәнәгатьсезлек һәм ризасызлык арта бара. Бу бәйрәм көннәрендә, табын корасы, бүләкләр аласы чорда аеруча нык сизелә.

Белгечләр фикеренчә, илдә килеп туган мондый вазгыятьтә тынычлык һәм сабырлыкны саклап калуда – хакимиятнең дөрес һәм ачык сәясәте генә ярдәм итә ала. Русия президенты Дмитрий Медведевның, акча үз кыйммәтен югалтмаячак, борчылмагыз, дигән сүзләре халыкка бер нинди дә өмет бирми, киресенчә, коткы тарата. Шул ук вакытта хакимиятләр – халык баш күтәрә калса – аны бастырырга милициянең генә көче җитмәскә мөмкин, дип борчыла.

Дәүләт Думасындагы иминлек комитеты рәисе урынбасары Геннадий Гудков "Независимая газетага" биргән әңгәмәсендә, зур күләмдә кыскартулар булган шәһәрләргә милициягә ярдәмгә үзәктән эчке гаскәрләр китерелә, дип белдерде.

"Халыкны бастырырга ОМОН ярдәм итә ала"
Эчке хәрби көчләр идарәсендә бу хәбәрне расламадылар, әмма идарәнең матбугат вәкиле Василий Панченков, җирле милицияләрнең үз көче җитәрлек, кирәк булса аларга ОМОН ярдәм итә ала, дип белдерде. Исегезгә төшерәбез, узган якшәмбе көнне Владивостокта халык Русиягә чит ил машиналарын кертүгә түләүләрне арттыруга каршылык белдерергә урамга чыккан иде. Җыенның тыныч кына, мәйдандагы чыршы янында булганына карамастан, милиция аны куып тараткан иде.

Инде хәбәр иткәнебезчә, бер айлык мәҗбүри ялга КамАЗ эшчеләре дә җибәрелде. Бүгенге көндә ширкәттә 50 меңләп кеше эшли. Эшчеләр бер ай ял вакытында бер берсеннән һәм салым хезмәтеннән яшереп акча эшләү юлларын күрә, чөнки КамАЗ ял өчен түләргә тиеш булган акчаны түләмәгән. Эшен саклап калган сирәк кешеләрнең берсе – Хөсәен Хәммәтов элекке кризисларны бик җиңел кризислар булган дип саный. Чөнки ул вакытта ипотека, кредит алып бурычка бату күренеше булмаган.

Халык ризасызлык белдереп урамга чыгарга әзерме соң? Илнең 42 төбәгендә менә 3 кенә көн элек оештырылган фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, урам җыеннарына 5 кешенең берсе чыгарга әзер. Әмма ул кешеләр – иң күп кыскартулар һәм хәлләр иң начар булган Урал, Себер якларында түгел. Социаль гаделлек өчен Мәскәү, Петербур, Русиянең үзәк һәм Идел буе төбәкләре генә көрәшергә әзер.
XS
SM
MD
LG