Accessibility links

Кайнар хәбәр

Папа: Якын көнчыгышта тынычлык урнашсын


Ватикан - Христиан дөньясы бүген Гайсә пәйгамбәрнең туган көне булган - Раштуаны бәйрәм итә. Католик чиркәве башлыгы папа Бенедикт XVI Раштуа уңаеннан, Якын көнчыгышта көч куллануны туктату юлында күрелгән тырышлыкларны арттырырга чакырды.

Бүген чиркәү алдында җыелган меңләгән халыкка чыгыш ясаган папа: "Израиль белән Фәләстиннең бергә аңлашып яшәве шарт", дип әйтте.

Шул ук вакытта дөньяның төрле җирләреннән килгән ун меңләгән христиан хаҗи, Гайсә пәйгамбәр туган Бәйтуллаһим шәһәренә барып гыйбадәт кылды.

Шәһәрнең иң зур Милад чиркәвендәге узган йолада Фәләстин башлыгы Мәхмүд Аббас та катнашты.

Май аенда 81 яшендәге папа Бенедикт XVI, христианнар өчен изге булган, Израиль һәм Фәләстин җирләренә май аенда зыярәт кылырга җыена.
XS
SM
MD
LG