Accessibility links

Татарстан җитәкчене Мәскәүдән куюга каршы


Татарстан Дәүләт Шурасы Фәрит Мөхәммәтшин, төбәк башлыгы урынына нәмзәтне төбәкләр үзләре тәкъдим итәргә тиеш, дип белдерде.

Мөхәммәтшин Думага яңа гына кертелгән сәяси фиркаләргә төбәк башлыкларын тәкъдим итү хокукын бирүче канун өлгесенә мөнәсәбәтен белдерде. Аның фикеренчә, әлеге канун нигезендә ахыргы карарны фирканең Мәскәүдәге җитәкчелеге кабул итәчәк. Минемчә, бу төбәктә иң күп яклау тапкан фирканең җирле бүлеге хокукы булырга тиеш, дип белдергән Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шушы канун өлгесенә төзәтмәләр кертелүенә өметен белдерде. Татарстанда соңгы сайлауда күпчелек тавышларны (81%) “Бердәм Русия” фиркасе яулаган иде. 5%-лык киртәне коммунистлар фиркасе генә үтә алды.

"Бердәм Русия" фиркасенең Югары Шурасы рәистәше һәм Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, җәен, сайлауларга кайту кирәклеге хакында белдергән иде. Аны Башкорстан президенты Мортаза Рахимов та яклап чыкты.
XS
SM
MD
LG