Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат дөньяны Раштуа белән котлый


Лондон - Британиянең тв каналларыннан Channel 4 альтернатив Раштуа юлламалары программасында Иран президенты Әмәдиниҗат чыгышына урын бирәчәк. Әхмәдиниҗат юлламасында: "Әгәр Гайса пәйгамбәр исән булса иде, ул басып алучы көчләргә каршы торыр иде", дип әйтә.

"Дөньяда барлык проблемләр ил җитәкчеләренең диннән читтә булуы сәбәпле барлыкка килә", диелә Әхмәдиниҗатның котлавында.

Британиянең барлык каналлары патшабикә Елизаветаның котлавын тапшырганда, Channel 4 каналы башка кешеләрнең юлламаларына урын бирә.

Мәхмүд Әхмәдиниҗатның Раштуа юлламасын тапшыруына яһүд оешмалары тәнкыйть белдерде.

"Якын көнчыгыштагы иң көчле ил җитәкчесе буларак Әхмәдиниҗатның чыгышу мөһим. Халыкара мөнәсәбәтләр көрчеккә терәлгәндә, тамашачыларга альтернатив караш тапшыру өчен Әхмәдиниҗатның юлламасына урын бирдек, дип белдерде Channel 4 җитәкчеләре.
XS
SM
MD
LG