Accessibility links

Медведев Украинага кисәтү ясады


Медведев Киевны газ бурычларын "тиененә кадәр" түләргә чакырды. Газпром 1 гыйнвардан Украинага газ җибәрүне туктату белән яный.

Чәршәмбедә Русия телевидениесенә биргән киң күләмле әңгәмәсендә Дмитрий Медведев башка мәсьәләләр белән бергә Украинаның Русиягә газ бурычлары мәсьәләсенә дә тукталды. Ул Киевны бурычларын соңгы тиененә кадәр түләргә чакырды. Юк исә, чаралар күрү белән кисәтте.

Газпром белдерүенә караганда, Украинаның аңа $2 миллиардтан артык бурычы бар. Шуның $805 миллионы ноябрь, $862 миллион декабр өчен, тагын $450 миллион – штраф түләве.

Газпром вәкиле Сергей Куприянов сүзләренчә, Украинаның Нафтогаз ширкәте бу акчаларны түли алмыйбыз дигән.

Чәршәмбедә Украина президенты Виктор Ющенко тарафлар бурычларны реструктурлау мәсьәләсендә килешүгә иреште, Украина сакланмалардагы газның бер өлешен Газпромга кайтара ала дигән белдерү ясады.

Әммә Куприянов сүзләренчә, бу мәсьәлә хаман да хәл ителмәгән. Яңа килешү төзелмәгән очракта Газпром 1 гыйнварда Украинага газ җибәрүне туктату белән яный:

"2009 елга килешү булмаса 1 гыйнвардан башлап без Украинага газ бирә алмаячакбыз."

Хәзерге вакытта Украина Русиягә газның мең кубометрына $179.5 түли. Киләсе елдан Газпром бу бәяне $400 итмәкче.

Газ бәясенең артачагы турында Русия премьер-министры Владимир Путин да кисәтте. Чәршәмебдә Мәскәүдә газ эскпорт итүче илләр җыенда ул "арзан газ чоры тәмам" диде.

Моңа кадәр Мәскәү газ сатканда төрле бәяләр сәясәтен кулланды. Дусларына арзанга, көндәшләренә кыйммәткәрәк сатты. Бу сәясәт дәвам итсә, Украинага арзан бәягә өметләнәсе юк.

Русия телевидениесенә биргән әңгәмәсендә Медведев, Русия-Грузия низагы вакытында Украинаның Грузиягә корал җибәрүен "җинаять" дип атады:

"Украинаның кайбер җитәкчеләре Грузиягә корал һәм Русия хәрбиләренә ату өчен әзерлекле кешеләр җибергә карар итте. Моны Русия-Украина мәнәсәбәтләренә каршы җинәять дип кенә атап була. Бу безнең хәтердә мәңге калачак."

Киев белән Мәскәү арасындагы каршылыкларга карамастан, һичьюгы бер мәсьәләдә тарафлар килешүгә ирешкән – Украина аша Европага куылган газны туктату булмаячак. Монысын Газпром вәкиле дә Украина президенты да вәгъдә итә.

Европа берлеге илләре импорт иткән газның 40%-ты Русиядән килә, нигездә Украина үткәргечләре аша. 2006 ел кышында нәкъ шундый бәхәс вакытында Европаның берничә иленә газ җибәрү туктатылып торган иде.

XS
SM
MD
LG