Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда матәм көнe


Кырымның Евпатория (Кизләү) шәһәрендә пәнҗешәмбедә бер бинада булган шартлауда 27 кешенең үлүе турында хәбәр ителә. Хәбәрсез югалган ун кешене эзләү дәвам итә.

Украина президенты Виктор Ющенко илдә бер көнлек матәм игълан итте.

Кичә гадәттән тыш хәлләр идарәсе шартлау сәбәбе турында "5 катлы бина газ шартлау нәтиҗәсендә җимерелгән дигән фаразлар бар”, дип белдергән иде.

Русия телевидениесе җимерелгән бина астында калган кешеләрнең кесә телефоны аша якыннарына шалтыратып ярдәм соравын белдерде.

Ләкин шалтыратулар берничә сәгатьтән туктаган. Калдыклар арасыннан югалган кешеләрне эзләү дәвам итә.

Әлеге казаның сәяси "нәтиҗәләре" дә бар. Соңгы вакытта көндәшлектә булган Украина президенты Виктор Ющенко һәм премьер-министр Юлия Тимошенко бергә каза урынына килеп, якыннарын югалткан кешеләрнең кайгыларын уртаклашты.

Ике көн елек кенә Украина исеменә кырыс сүзләр әйткән Русия президенты Дмитрий Медведев та казада якыннарын югалткан кешеләрнең кайгыларын уртаклашып, Русиянең Севастопольдагы диңгез көчләренең ярдәмгә әзер булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG