Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай көймәләрен пиратлардан саклый


Пекин - Йөк көймәләрен пиратлап һөҗүменнән саклап калу өчен Кытай Сомалияга 3 көймәсен җибәрде. Кытай юллаган 3 көймә Адән култыгында тәртип саклаган башка чит ил көймәләренә кушылачак. Көймәләр өчен җаваплы хәрби Ду Җиңчен, озын мөддәтле һәм четерекле вазифаны башларга әзер булуларын белдерде. Шулай итеп, Кытай хәрби тарихында беренче тапкыр үз көймәләрен Тын океаннан читкә җибәрде.

Кытай быел Адән култыгыннан узган үз көймәләренә 7 тапкыр һөҗүм булуын белдерә.

Кичә Алмания сугыш көймәсе, Сомалия якларында Мисыр йөк көймәсен урларга тырышкан пиратларны туктатуын, белдергән иде.

Япония премьер-министры Таро Асо да, пиратлар белән көрәштә төбәккә хәрби көймә җибәрү такъдимен каравын белдерде.

Сомалия яныннан узган 40-тан артык көймәне урлаган пиратлар, хәзергәчә 30 миллион доллар акча сорый.

XS
SM
MD
LG