Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония сәнәгатендә артка китеш дәвам итә


Tокио - Япониядә яңа гына дөнья күргән хисапка караганда, илдә сәнәгать җитештерү күләме 8 % кимегән. Әлеге күрсәткеч илнең икътисад тарихында булган иң зур югалту. Дөньяда җитештерелгән малга ихтыяҗ кими бара. Шул сәбәпле, илдә элекке елга караганда, эшсезләр саны 100 меңгә артып, 2.5 миллион кешегә җитте.

Сәнәгать өлкәсендә иң зур югалтуны, Япониянең дөнья күләм танылган Toyota һәм Sony ширкәтләре кичергән.

Элек Япония хакимияте, ил икътисады 2009 елда үсә алмаячагын белдергән иде.

Шулай итеп, дөньяда иң зур икътисадка ия булучылар арасындагы Япония, глобаль кризис сәбәпле малга таләп кимүдән иң күп зыян күргән илләр сафына керде.


XS
SM
MD
LG