Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортлар Русия күләмендәге газет чыгармакчы


Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты җомга көнне быелгы соңгы утырышын үткәрде.

Анда быелгы эшләргә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар тикшерелде. Киңәшмәне Башкортстан мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев алып барды. Аның сүзләренчә, бөтендөнья башкортлары корылтае башкортларга гына түгел, ә республикадагы барлык милләтләргә дә хезмәт итә. Ләкин ул моның ни рәвешле булуын шәрехләп тормады.

Утырышта башкорт корылтаеның элекке рәисе Румил Азнабаев та, хәзергесе Батырхан Морзабаев та чыгыш ясады. Башкортстан министрлар кабинеты каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы урынбасары, Уфадагы “Атна” нәшрият йорты директоры Артур Иделбаев үз чыгышында башкортлар федераль дәрәҗәдәге бер газет чыгара башларга тиеш, дигән тәкъдимен әйтте.

Бу газетның электрон сәхифәсе дә булсын иде, дип белдерде ул. Мөгаен бу тәкъдим республиканың иң югары даирәләрендә хуплау тапкандыр һәм аны финанслау мәсьәләсе дә хәл ителгәндер инде. Димәк, тиздән бар Русиягә сибелгән башкортлар үзләренең федераль басмасына ия булачак.

XS
SM
MD
LG