Accessibility links

Израиль Газзә чиген ачты


Газзә - Израиль ике көн элек Фәләстин сугышчыларының ракета һөҗүменә җавап итеп япкан чикләрне бүген ачты. Газзәгә ярдәм ташучы халыкара ярдәм машиналарына чикне узарга рөхсәт ителде. Ләкин чикләрнең ничә көнгә ачык калачагы турында мәгълүмат бирелмәде.

Израиль ягы чикләрне ачканда, Газзә хакимиятен фәләстин сугышчыларының Израильгә булган һөҗүмнәрен туктатырга чакырды. Израиль хакимияте кичә Газзәдәге идарәне үз кулында тоткан Хамасны каты тәнкыйтьләгән иде.

Узган атнада җомга көнне ике як арасындагы солых килешүеннең мөддәте тәмамлануга Газзә белән Израиль арасында киеренкелек артты. Чик буенда соңгы берничә көндә 50 артык ракета җибәрелүе хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG