Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан хәрби чаралар өчен гаскәр җибәрүне туктаткан


Исламабад - Пакыстан, Һиндстан белән киеренкелек артып китү сәбәпле, чик буенда ихтимал хәрби "чараларга" әзер тору өчен, илнең Һиндстан чигенә махсус хәрби көчләрен урнаштыра дигән хәбәрне кире какты. Пакыстан хәрби көчләр башлыгы әлеге хәбәргә аңлатма бирергә теләмәде. Ләкин элекке саклану министры Франц-пресс хәбәр агентлыгына ясаган белдерүендә, рәсмиләрнең илнең төньяк чигендәге хәрбиләрне кире чигеп, аларны Һиндстан чигенә урнаштырыла башлавын әйтте.

Мумбаидә булган канлы һөҗүмнәрдән соң Һиндстанның, террорчыларның Пакыстанда урнашкан сугышчы төркем әгъзалары булуын алга сөрүеннән сон, ике ил арасындагы каршылык артып китте. Пакыстан Һиндстаннан, гаепләү ташлар алдыннан дәлилләр күрсәтергә чакыра.
XS
SM
MD
LG