Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай пиратларга каршы көрәш башлый


Кытай үз көймәләрен пиратлардан саклау өчен Африка ярларына таба өч хәрби көймәсен җибәрде. Моңарчы Кытай көймәләренең үз ярларынннан алай ерак киткәне юк иде.

Җомга көнне Кытайның ике һөҗүм һәм бер йөк көймәсе көньяктагы Һайнан утравыннан кузгалып, Сомали ярларына таба юл алды. Башка илнең көймәләре белән бергә алар анда кимендә өч ай буена кизүдә торачак.

Адмирал Ду Җиңчең сүзләренчә, аның диңгезчеләре һәр төрле вазыйфага әзер.

"Без нигездә йөк көймәләрен озатып йөриячәкбез. Әммә мөһим таварлар ташыган көймәләр булса, аларга утырып та бара алабыз."

Кытай хәрбиләре әйтүенчә, алар пиратлыкта шикләнелгән көймәләрне туктатып тикшерү, пират һөҗүменә дучар булганнарны, кирәк булса үзләрен дә, саклау белән шөгелләнәчәк.

Иң мәшгуль сәүдә юлының берсе саналган Адән култыгы һәм Һинд океанының Сомали ярлары буенда быел пиратлар дистәләгән көймәгә һөҗүм итте, шул исәптән, Кытай көймәләренә дә. Бу һөҗүмнәр нәтиҗәсендә алар дистәләгән миллион доллар йолым акчасы эшләде.

Кытай флоты өчен бу яңа адым, моңарчы аның үз көймәләрен шулай еракка җибәргәне юк иде. Күзәтүечләр моны Кытайның глобаль иминлек өлкәсендә зуррак урын алу нияте дип бәяли.

Моңарчы Кытай дөняның төрле төбәкләрендә тынычлык саклау гамәлләрендә катнашса да, гаскәрен еракка җибәрмәскә тырышты. Башка илләрнең эчке эшләренә тыкшынмау сәясәтен алып барды.

Хәзер Кытай пиратларга каршы халыкара көчләр төркеменә кушылырга карар ите. Анда тагын Британия, Франция, Германия, Һиндстан, Иран, Кушма Штатлар керә. Шушы төркемгә хәзер Япония дә кушылырга җыена.

XS
SM
MD
LG