Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан каласы - таш кала...


Татарстан башкаласы татарлары шурасы хәзерге хәлгә бәя биреп, яңа елга максатлар билгели.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, эшмәкәр һәм химаяче Фәрит Мифтахов яңа ел алдыннан шура әгъзаларын “Софра” ашханәсенә җыйды.

Билгеле булганча, татар конгрессының төбәкләр белән бәйле җыелышлары еш уза һәм анда Татарстан турында фикерләр даими яңгыраса да, Казан мәктәпләрендәге чын хәлне бик азлар гына белә. Татарстан, бигрәк тә, Казан мәктәпләрендәге җитешсезлекләр, милли мәктәпләрнең һәм сыйныфларның кайвакытта ябыла баруы турында тәнкыйть сүзләре яңгырый-яңгыравын. Конгрессның Казан бүлеге җыелышында да сүз шул хакта барды. Чөнки ул оешмага күпчелектә татар теле укытучылары, тәрбиячеләр керә.

Фәрит Мифтахов узып баручы елга нәтиҗә ясый
“Быел эшләгән эшләр күп булды. Әмма планга керткәннәрнең барысын да гамәлгә ашыра алмадык. Мисал өчен, мәдәният, хастаханәләр, хәләл ризыклар өлкәсендә эшләп җиткермәдек”, диде Мифтахов.

Әмма җыелучыларны күпчелектә милли мәгариф мәсьәләсе борчый иде. Мисал өчен, Төркиянең ил буларак үсеш алуы нәкъ мәгарифкә зур игътибар бирүеннән, диелде. Бу утырышта катнашкан татар-төрек мәктәбе директоры Марат Фәттиев исә, Татарстаннан җибәрелгән төрекләрнең хәзер Кушма Штатлар, Индонезия, Көньяк Африкага китеп, эшләрен дәвам итүен әйтте.

Мәгариф хезмәткәрләре милли тәрбия балалар бакчасыннан башланырга тиешлегенә басым ясады. Әмма Яңа Савин районының 405нче балалар бакчасы җитәкчесе Әлфия Әсгать кызы әйтүенчә, милли балалар бакчаларының хәле мактанырлык түгел.

“405нче балалар бакчасы райондагы бердән – бер татар балалар бакчасы. Ул бик кечкенә - 5 кенә төркемнән тора һәм анда 134 бала гына тәрбияләнә. Мин бу бакчада әле бер генә ел эшлим. Монда килеп эләккәч, йөрәгем бик әрнеде. Чөнки Казаның нәкъ уртасында урнашуга карамастан ул шулкадәр иске. Свердлау өлкәсеннән кунаклар килгәндә татар халкының мескенлеге өчен оялдым”, ди Әлфия ханым.

Җыелышта катнашкан “Әнием” фонды җитәкчесе Хәлим Гайнуллин әйтүенчә, хакимияттәге урыс чиновникларның никадәр генә яхшы булуына карамастан, алар татар теле мәсьәләсен кайгыртмаячак.

“Советлар заманында беренче секретарь татар булса, икенчесе урыс була иде. Хәзер бу тәртип шәһәр хакимиятләрендә бозылды. Мисал өчен, мин яшәгән Авиатөзелеш районында идеологияне алып баручы да - урыс һәм хакимият башлыгы да - урыс. Шуңа бу мәсьәләне күз уңыннан җибәрмәскә кирәк”, ди ул.

Казан шәһәре Башкарма комитетының телләр һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов фикеренчә, Салагаев кебекләр хакимияттә татарлар күп дип зарланырга яратса да, чынлыкта аларның фамилияләре генә татар, ә күпләре туган телләрендә бөтенләй сөйләшми.

Гайнуллин соңгы еллардагы нефть бәясенең күтәрелүе татарлар үсешенә зыян салды дигән фикердә тора.

“Әгәр аның бәясе зур булмаса без мондый мескенлеккә төшми идек”, ди ул.
XS
SM
MD
LG