Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис “түбәтәй”не дә бәрде


Яңа ачылган эшмәкәрлек үзәге
Яңа ачылган эшмәкәрлек үзәге

Чаллыда 35 ел элек төзелә башлаган кунакханә бинасы төзелеп бетте. Хәзер ул эшмәкәрлек үзәге булачак.

Бу бина Совет чорын да, үзгәртеп коруларны, демократияне дә күрде. Чаллының элекке хакиме Рәфкать Алтынбаев бу төзелеп бетмәгән бинаның иң өске өлешен Татарстан аләме төсләренә буяткан иде. Шуннан соң халык 25 катлы бу корылманы “түбәтәй” дип атый башлады. 18 мең квадрат метр мәйданлы бу бинаны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Чаллыдагы эшмәкәр ханымга 1 сумга сатып та җибәргән иде. Ләкин мәхкәмә бу гамәлне хупламады. Яңа хуҗа кулына эләккән бина соңгы 3 елда яңарды, сафка басты.

"Түбәтәй"нең 1987 елдагы төзелеше
“Ак Барс” банкы үзәккә 325 миллион сум акча тота. Биредә татар түбәтәенә зур гына һәйкәл куярга да вәгьдә итәләр. Ләкин кризис түбәтәйгә һәйкәл салырга ирек бирми. Хуҗалар 3 метрлы түбәтәй һәйкәле 2009 елда булачак, дип ышандыра. Бизнес үзәкне ачуда катнашкан Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Без тарихи төзелешкә нокта куйдык”, дип белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Чаллы хакиме Илдар Халиков
XS
SM
MD
LG