Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:26

Төркиядәге көрдләр ни тели?


Көрдләрнең кайбер хыяллары һәм теләкләре тормышка ашырга мөмкин.

«Конда» халык фикерен өйрәнү оешмасының 2006 елгы мәгълүматларына караганда, Төркиядәге көрдләр гомум халыкның 13,5 %-ын тәшкил итә, 11 миллион кеше дигән сүз. Шушы Көрдләрнең 2 миллионы Истанбул шәһәрендә яши. Көрдләрнең күпчелеге исә, ягъни 55 %-тан артыграгы илнең көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгышында көн күрә. Алар биредә күпчелекне тәшкил итәләр. Аеруча Анатолиянең көньяк-көнчыгышы шулай ук көрд азчылыгы яшәгән Гыйрак ,Сүрия һәм Иранга да чиктәш.

Димәк, шушы дүрт ил өчен көрд чынбарлыгы бар. Төркиядәге көрдләр үзләрен икенче сыйныф ватандаш дип хис итәләр. Һәм 30 елдан артык идәнасты көрд партизан оешмасы ПКК белән Төрек иминлек көчләре арасындагы канлы бәрелешләр көрд проблемасын көнтәртибенә куюга этәргеч булды. Ләкин бу көрәш 30 мең кешенең үлүенә һәм Төркиянең 100 миллиард доллар акча сарыф итүенә дә сәбәпче булды.

Быелгы сайлауларда көньяк-көнчыгыштан 20 депутат парламентка керә алды һәм алар Демократик Җәмгыять Партиясен (ДТП) төзеделәр. Шул партия парламентта форсаты туган саен көрдләрнең проблемасын көн тәртибенә куя. Дөрес, 550 урынлы парламентта башка партияләрдә дә депутат булган 100-ләп көрд бар. Ләкин алар дәшми. Әмма ничек кенә булмасын көрд мәсьәләсен Төркиядәге һәммә кеше белә диярлек.

24 декабердә Гыйракка чиктәш Шырнакның Җизрә кәсабәсендә гаскәрләр төялгән машинага ату нәтиҗәсендә, өч кеше һәлак булды, дүртесе авыр, тугызы җиңелчә яраланды. Моңа охшаш һөҗүм 7 октябрьдә Диярбакырда булган иде. Анда 6 полиция хезмәткәре үтерелгән иде.

Җизрәдәге һөҗүмнең Анкарага Гыйрак премьер-министры әл-Маликинең сәфәре вакытына туры килүе дә очраклы түгел. Әл-Малики Төркия премьеры Эрдоган һәм президент Гүл белән очрашты. Күрешүнең төп темасы - ПКК мәсьәләсен хәл итү.

Моннан элек тә җыгышы белән көрд булган Гыйрак президенты Җәлал Талабани Анкарада булган иде. Инде бер мөддәттән бирле Төньяк Гыйрактагы көрд җирле идарәсе, Гыйрак читәкчелеге, АКШ-ның башлангычы белән алар Төрек ягы белән шушы ПКК мәсьәләсен хәл итәргә тели.

Көрдләр ни таләп итә соң? Декабрь ае башында Төркия экономик һәм социаль тикшеренүләр фонды 29 академик, чиновник һәм сәятчеләрдән җыелган мәгълүматларга таянып рапорт әзерләде. Бу рапорт “Көрд проблемасын җишү картасы, районнан хөкүмәткә тәкъдимнәр” дип атала. Рапорт 24 декабрьдә матбугатта басылды.

Шуңа күрә, көрдләр көньяк-көнчыгыштагы хәрби операцияләрнең туктатылуын, яңа бер конституция әзерләнүен, сәяси партияләрне ябуның кыенлаштырылуын, сайлаулардагы 10% киртәнең бишкә төшерелүен, ДТП-гә сәяси чикләүләрнең бетерелүен, көрд теленә куелган киртәләрнең юк ителүен, төрекчә белмәгән балаларның да мәктәпләргә кабул ителүен, китапларда көрдләрне гәепләгән, битәрләгән өлешләрнең чыгарылуын, фәкырь көрдләргә матди ярдәм бирелүен, төрек хәрби көчләренә ярдәм иткән көрдләрдән оештырылган сакчылык системасын юкка чыгарылуын таләп итәләр.

Кыскасы, шушы таләпләрнең бер өлеше тормышка ашуы мөмкин. Мисал өчен, ел башыннан телевидениедә ТРТ көрдчә тапшырулар әзерләячәк. Ләкин ПКК-ның террор һөҗүмнәре туктамыйча, Төрек җәмәгатьчелегендә көрдләргә ясалачак һәр төрле ташлама байтак көчле реакциягә сәбәп булачак. Шулай да, көрдләр берничә дистә елдан бирле куйган таләпләрен тагын да көчлерәк ишеттерәчәк.

XS
SM
MD
LG