Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кизләүдә шартлау сәбәбе - саксызлык


Украина тикшерүчеләре хәбәр итүенчә, 24 декабрь кич Кизләү (Евпатория) каласында 5 катлы йортта булган шартлауның сәбәбе - газ балоннары. Кичә коткаручылар бинаның базында 11 тулы газ баллоны тапкан.

"Шартлауның шундый зур булуының сәбәбе - нәкъ шул баллоннар булу ихтималы бар. Аларның берсеннән генә булса да газ чыгып торган булса газ баз эченә тулган булырга мөмкин," диде хөкүмәтнең тикшерү комиссиясе рәисе, беренче вице-премьер Александр Турчинов.

Шартлауда 27 кеше һәлак булды. Кичә Украинада матәм көне иде. Премьер Юлия Тимошенко бу фаҗигада гаепле булган рәсмиләрне җавапка тартырга чакыра. Узган ел ук бу йортта яшәүчеләр шәһәр рәсмиләренә идән астында газ баллоннарын сакламауны сорап мөрәҗәгать иткән булган.
XS
SM
MD
LG