Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда Беназир Бһуттоны искә алалар


Бүген Пакыстанда Беназир Бһуттоны искә алыр өчен аның кабере янына меңләгән кеше җыелды. Бһуттога 2007 елның 27 декаберендә Равалпинди шәһәрендә халык алдында чыгыш ясаганда һөҗүм ителде. Шартлауда аның белән бергә тагын 20 кеше һәлак булды.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун, бу террор һөҗүмен тикшерү өчен халыкара комиссия төзелергә тиеш, дип белдерде. Пакыстан рәсмиләре һөҗүмдә Әл-Каиданы гаепли. 5 кеше кулга алынган, тикшерү әле дәвам итә.
XS
SM
MD
LG