Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов Медведев тәкъдимен хуплый


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Русия президентының глобаль финанс кризисны чишүдә БДБ илләре белән хезмәттәшлек итү тәкъдимен бик урынлы һәм файдалы, дип саный. Дмитрий Медведев бу хакта 25 декабрьдә Мәскәүдә Иминлек Шурасы һәм Дәүләт Шурасы утырышында белдерде.

"Башкортстан җитәкчелеге БДБ илләре белән элемтәләрне үстерү эшенә күп көч сала. 2008 елда Казакъстан, Таҗикстан һәм Беларус республикасы белән хезмәттәшлек артты", диелгән президентның матбугат хезмәте белдерүендә.
XS
SM
MD
LG