Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Оскар" кино бәйгесенә фильмнар сайлау башланды


Американың киноакадемиясе әгъзаләренә быелгы "Оскар" бәйгесендә катнашучыларны сайлап алыр өчен тавыш бирү бюллетеннәре җибәрелде. Тавыш бирүдә 5810 кеше катнаша. Алар бәйгедә катнашачак фильмнар һәм актерларны сайларга тиеш. Иң соңгы исемлек 22 гыйварда игълан ителәчәк. Шуннан соң бәйгенең икенче өлеше башланып, аның нәтиҗәсе "Оскар" бүләкләрен тапшыру тантанасында билгеле булачак. Быел тантананы Австралия актеры Хью Дҗекман алып барачак.

Елның иң яхшы фильмнары номинациясендә Британия режиссеры Дэнни Бойлның "Тузган торак миллионеры" яки төп рольне Брэд Питт башкарган "Бендҗамин Бэттон эше" исемле әсәрләр җиңер, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG