Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда Беназир Бһуттоны искә алдылар


Бһуттога Равалпинди шәһәрендә халык алдында чыгыш ясаганда һөҗүм ителде.

Бүген Пакыстанда элекке премьер-министр Беназир Бһуттоны искә алыр өчен аның кабере янына меңләгән кеше җыелды. Бһуттога 2007 елның 27 декаберендә Равалпинди шәһәрендә халык алдында чыгыш ясаганда һөҗүм ителде. Шартлауда аның белән бергә тагын 20 кеше һәлак булды.

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун, бу террор һөҗүмен тикшерү өчен халыкара комиссия төзелергә тиеш, дип белдерде. Пакыстан рәсмиләре һөҗүмдә Әл-Каиданы гаепли. 5 кеше кулга алынган, тикшерү әле дәвам итә.

Элекке президент Мөшәррәф хакимиятенә каршы торган оппозиция җитәкчеләреннән иң абруйлы булган шушы ханымга 54 кенә яшь иде. 80-нче һәм 90-нчы елларда ул инде Пакыстан хөкүмәтләрен җитәкләде, шуннан соң Бһутто ришвәтчелектә гаепләнеп, илдән китәргә мәҗбүр булды һәм Пакыстанга кире 8 ел сөргендә яшәгәннән соң узган елның үктәберендә генә кайта алган иде.

"Сәясәттә бушлык, әмма безгә аның зирәклеге, аның тәгълиматы, аның карашлары һәм максатлары калды. Дөнья җәмәгатьчелеге, Пакыстан халкы, Пакыстан халык партиясенә, без аның юлын иншалла дәвам итәрбез, дип вәгъдә итәм," диде Пакыстан премьер-министры Йосыф Риза Гилани.
XS
SM
MD
LG