Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эһүд Барак: Израиль Хәмәскә каршы сугыш алып бара


Израиль саклану министры Эһүд Барак бүген Кнессетта чыгыш ясап, Израиль Газзәдә Хәмәскә каршы сугыш алып бара, дип белдерде. Шимбәдән бирле Хәмәснең 200дән артык корылмасы утка тотылган. Израильдә 6 мең ярым кеше гаскәргә чакырылган. Газзә белән чик буена хәрби машиналар һәм гаскәрләр китерелә.

Фәлестин ягы хәбәрләренә караганда, 300дән артык кеше һәлак булган, йөзләрчә кеше яраланган. БМО мәгълүматларына караганда, 50ләп тыныч кеше үлгән.

Хәмәс үз чиратында Израильнең көньягын утка тотуын дәвам итә. Ашкелон шәһәрендә 1 кеше һәлак булды, 7 кеше яралынды.
XS
SM
MD
LG