Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа метро тукталышы ачылды


29 декабрь иртәсендә Казанда “Җиңү проспекты” станциясе ачылды. Бу Казан метросының 6-нчы тукталышы.

“Метроэлектротранс” башлыгы Әсфән Галәүов әйтүенчә, бу яңа тукталышны ачу метрода йөрүчеләр санын нык арттырачак.

Әсфән Галәүов
“Безнең уйлавыбызча, метроның бу тукталышы йөрүчеләр санын 3-4 тапкыр арттырачак. Монда гына 50-60 меңгә якын халык йөрергә тиеш”. Ә гомумән алганда, Казанда тәүлегенә 75 меңләп кеше метрога төшәр дип көтәләр.

“Җиңү проспекты” тукталышы ул Казанның “Таулык”, ягъни “Горки” өлешендә. Бу яктагы йортлар башкалада үз вакытында беренче тапкыр “йокы бистәсе”, ягъни “спальный район” итеп төзелгән дияргә була. Шуңа күрә, монда халык күп яши. Шәһәр үзәгенә һәм эшкә барганда, яки кайтканда кем автобуста, кем үз машинасында сәгатьләр буе бөкедә утырган чаклар да була иде.

Әсфән Галәүов әйтүенчә, метроның әлеге тукталышын ачу җир өсте транспортының йөрүенә дә, беренче чиратта “кызыл” автобусларга, үзгәрешләр кертәчәк. Шәһәр үзәгеннән бу якларга килүче кайбер маршрутлар кимергә дә мөмкин.

Башта метроның “Җиңү проспекты” тукталышын 26 декабрь көнне ачырга планлаштырган булганнар. Өлгертү өчен соңгы көннәрдә монда ике мең ярым кеше көне-төне эшләгән. Әмма төзү эшләрен төгәлли алмаганга, ул дүшәмбегә, сәгать 11-гә билгеләнгән иде. Яше, карты да нәкъ шул сәгатькә агылды. Әмма Татарстан президенты белән бергә түрә-кара килеп, сәгать 10 да ук кызыл тасма киселгәнен ишеткәч, ризасызлык белдерүчеләр дә булды.


“Мин Фирдәүс апагыз Хәмидуллина булам. Без бу көнне күптән көткән идек. Ялганчылар алар. Безгә тантана 11-дә була дип әйткән иделәр. Менә без 10.30-га килдек. Әзерләнеп торган идек, ә алар ачып та өлгергән. Нигә алай итеп ялганлаганнар алар? Ой- ой, менә түшәмнән су да ага башлады. Китик моннан”.

Фирдәвес Хәмидуллина белән сөйләшеп торган арада метрога керештә түбәдән су да ага башлады. Бу хәл ашыгычлык белән төзү аркасында да булырга мөмкин. Киләчәктә, бәлки, тып-тып тамып та утырмас. Ник дигәндә, “Җиңү проспекты” әлегә кадәр ачылган тукталышлар белән чагыштырганда өстәрәк тора.

Күпләр шаһит, Казан метросы су һәм дым һөҗүменнән котыла алмый. Кайбер тукталышларның ак мәрмәр диварлары саргайган, ә башкаланың нәкъ үзәгендәге “Тукай мәйданы”нда кышын - җәен яңгыр яуган кебек тамчылар тамып тора. Тамган суны җыя торган чүпрәкләр аунап яту монда гадәти күренеш.

“Җиңү проспекты” тукталышының поездлар килү - китү өлеше көрән мәрмәрдән эшләнгән. Монда баганаларга II дөнья сугышында Русиянең каһарман шәһәрләре исемнәре дә язылган. Бик арсаң бу язу астына утырып торырга да мөмкин. Бер кешелек кенә утыргычлар да җайлаганнар. Бу станцияне төзү 3 елга сузылган. Яңа тукталыштан Казан Кирмәненә кадәр, әлегә ул метроның икенче башында соңгысы, 16 минут вакыт кирәк.

Ачылган көнне метрога агылучыларның күбесе өлкәннәр иде. Күрәсең, бу якларда торучы яшьләр иртән үк кайсы укырга, кайсы эшкә китеп беткән. “Мин Фәһимә Кәбирова. Менә бүген метро күрергә төштек. “Горки” тукталышына кадәр бардык та, кире әйләнеп киләбез. Метро бик матур. Менә без өлкәннәргә бик шәп булды әле бу. Картайсак та өйдә утырмыйбыз. Кирмәнгә мәчеткә барабыз, аннан метро белән кире кайтабыз”.

Метроның яңа станциясен ачу тантанасында катнашкан Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев сүзләренчә, киләсе станция ачылгач, җир асты юлы Универсиада корылмаларына таба сузылачак.


Әсфән Галәүов та чираттагы тукталыш “Кәҗә бистәсе” булачак дип белдерә. Җитәкчелек аны 2009 елның ахырында ачылыр дип белдерә. Ул Казан Кирмәненнән караганда, Казансуның теге ягында. Әлегә төзү эшләре барган бу тукталышның исеме кайберәүләрнең күңеленә хуш килми. Ничек инде, диктор: “Сак булыгыз, ишекләр ябыла. Киләсе тукталыш “Кәҗә бистәсе”, дисен. Бу исемне ишеткәннәр шаркылдап көләчәк, диючеләр дә юк түгел.

“Исемен кушу турында уйланган юк. Әлегә эшче исем дип атыйбыз без аны. Алла боерса, төзеп бетергәндә күз күрер”. “Метроэлектротранс” башлыгы Әсфән Галәүов сүзләренчә, “Кәҗә бистәсе” исеме үзгәрергә дә мөмкин.
XS
SM
MD
LG