Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:07

Израиль сугыш очкычлары хәрби чараларын инде өченче көн дәвам итә. Һөҗүмнәрендә 300дән артык фәләстинле һәлак булды.

БМО һәм Европа Берлеге, Израильгә, һөҗүмнәрне туктатырга кирәклеге хакында чакыруларны арттыра. Ләкин Израиль ягы Газзәдәге хәрби чараларны ныгыту өчен өстәмә 6 мең хәрбине җибәрергә әзерләнүен белдерә.

Израиль илнең көньягына булган ракета һөҗүмнәрен туктату өчен кулдан килгән барлык чараларны күрергә әзер булуын белдерде.

Израиль премьер-министры сүзчесе Марк Регев, кичә һөҗүмнәр турында мәгълүмат чараларына ясаган белдерүендә, Израильнең көньягындагы халык өчен һәр көнне ракета һөҗүме куркынычы белән яшәү кайгысы беткәнчегә кадәр, чараларның дәвам иттереләчәген әйтте.

"Парламент утырышында чараларга өстәмә гаскәриләрне җибәрү турында карар кылдык. Безнең Хәмaска каршы башлаган чараларыбыз уңышлы бара, ләкин бу төркем әле дә көчле һәм куркыныч тудыра"

Шул ук вакытта, Израиль танклары да Газзәгә каршы ихтимал чаралар өчен чик буенда әзер тора.

Моннан элек һава һөҗүмнәре вакытында Газзә сызыгында Хәмaсның мәшһүр мәдәни символы булган Ислам университеты - бомбага тотылган иде. Хәмaсны яклаучылар арасында Университет мөһим роль уйный. Оешманың югары дәрәҗәле вәкилләренең күпчелеге әлеге университетта укып чыккан.

Икенче яктан Хәмaс сүзчесе Фәүзи Барһум, Фәләстин хакимиятен һөҗүмнәрне туктату өчен барлык чараларны кулланырга чакыра, хәтта кирәк булса "интиһар һөҗүнәрендә" оештыруны.

"Бу сугыш Газзәгә һәм андагы халыкка, аларны саклаучыларга каршы алып барылган сугыш. Ул безне үз илебезне, гаиләбезне сионист дошманнан саклап калу хакына, бик каты ысулларга мөрәҗәгать итәргә этәрә. Һәм без үзебезне саклап калу өчен барлык чараларны кылачакбыз, шуларга өстәп хәтта соңгы чара - интиһар һөҗүмен дә"

Израильгә тәнкыйть арта


Тәһран - Израильгә каршы чара
Гарәп илләрендә һәм шулай ук кайбер Европа шәһәрләрендә меңләгән халык, Израиль алып барган хәрби чараларга каршылык күрсәтеп урам җыеннары үткәрде.

Израиль белән Фәләстин арасында солых килешүе төзү өчен тырышлык күрсәткән Мисыр хакимияте дә, һөҗүмне тиз арада туктырга чакырды.

БМО Иминлек шурасы, хәрби чараларны туктатырга чакырганда, оешманың генераль секретары Бан Ги Моон, яралы фәләстинлеләргә ярдәм күрсәтергә рөхсәт итәргә чакырды.

Кызыл хач оешмасы бәрелешләрдә яраланган кешеләргә медицина ярдәме җитмәвен белдерә.

"Хастаханәләргә дару кирәк, тыбби ярдәм яраклар җитешме. Бигрәк тә ашыгыч ярдәм белән тәэмин итү бик авыр, хәлләр бик аяныч"

Шул ук вакытта, Газзә халкы җимерелгән чикләрне узып, Мисырга узып керә башлаган. Чик буенда булган тәртипсезлекләрдә бер чик сакчысы белән фәләстинле бер баланың үлүе хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG