Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:33

"Яблоконың" Мәскәү вәкиле хөкем ителде


Мәскәүнең Зюзино районы мәхкәмәсе "Яблоко" фиркасенең Мәскәү бүлеге җитәкчеләренең берсе булган Иван Большаковны милиционерга һөҗүм итүдә гаепләп шартлы рәвештә 5 елга хөкем итү карары чыгарды. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, Большаков узган ел Көньяк Бутово бистәсендә яшәүчеләрне яклап урам җыены вакытында халыкны таратканда милиция хезмәткәренең кулын сындырган. Большаков үзе мәхкәмә эше гадел булмады, дип хөкем карарын яңадан каратырга җыена.

XS
SM
MD
LG