Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прагага Мәскәүдән ниләр көтәргә?


2009 елда Европа Берлегендә җитәкчелек Франциядән Чехиягә күчтe. Бу вазыйфада илне Русия белән мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә авыр сынаулар көтә

Русия белән мөнәсәбәтләр Европа Берлегендә яңа кризиска китерергә мөмкин, элеккеләре дә тирәнәйтә ала, дип фаразлый күзәтүчеләр. Әйтик Грузия белән сугыш һәм Европаны энерегия белән тәэмин итү мәсьәләләре моңарчы да җиңелләрдән түгел иде.

Русиянең үзен ничек тотуы шулай ук борчу тудыра. Ул Европа Берлегендәге зур илләр белән генә эш итеп, Чехиянең дәрәҗәсен төшерергә тырышырга мөмкин, дип шикләнүчеләр дә бар.

Тагын бер бәхәсле мәсьәлә - Грузия. Бу Чехиянең Европа Берлегендә президентлыгы чорында аеруча катлаулы мәсьәлә булырга охшый. Русия үз өстенә алган бурычларны ни дәрәҗәдә үтәр, ул Франция президентының шәхсән катнашуына бәйле булырмы, юкмы, әлегә әйтү кыен.

Русия-Грузия низагы килеп чыккач, Европа Берлегендә рәислек иткән Франция президенты Николя Саркози көч куллануны туктату, гаскәрләрне чыгару, араларны күпмедер җайлау өчен күп тырышлык куйган иде.

Саркози, Франциянең президентлыгыннан соң да, Берлекнең тышкы сәясәтендә югары стандартларны эшләп калдырырга теләвен белдерде. Ул Европа Берлегендә җитәкчелектә элек һәм хәзер булган илләрне бу эшкә яңадан, “өчлек” дип аталучы формада җәлеп итү өчен җиңел юл таба алды.

Саркозиның мәсәлән, Европа Берлегендәге зур илләрнең уртак мәнфәгатьләрендә хәрәкәт итәр өчен, Европа Берлегенең уртак оешмаларны җәлеп итү идеясын яклап чыккан иде. Болар Прагада киеренкелек тудырырга мөмкин.

Шунсы гәҗәп, үзләре дә Көнчыгыш Европа илләре булган Берлектәге башка илләр, Чехия президентлыгын каршылыклы хисләр белән каршы ала. Франция белән килешеп бетмәсә дә, илнең дипломатиясен югары бәяләде алар.

Азатлыкның Брюссельдәге хәбәрчесе әйткәнчә, Көнчыгыш Европа илләреннән килгән бер дипломат, фикер каршылыгы булса да, Франциянең дипломатиясе бик нәтиҗәле булды, дип әйтте.

“Чехия белән Көнчыгыш Европа илләренең карашлары аерылмый, әмма илнең карарларны ни дәрәҗәдә тормышка ашыра алуы шик тудыра”, дип белдергән шушы дипломат.

Чехиянең АКШ ракеталардан саклану системаларын үзендә урнаштыруы гына да тәнкыйть өчен сәбәп була ала. Русия бу системага кискен каршы чыга, ракетлар Иран кебек золым илләренә түгел, аларга каршы юнәлтелгән дип белдереп килә.

Русия белән мөнәсәбәтләр, язын Прагада үтәргә тиешле Көнчыгыш партнерлык Европа Берлеге саммитында игътибар үзәгендә тотылачак.

Русиянең бу саммитка игътибары хәзердән үк сизелә башлады.

Декабрьдә бүлган соңгы шундый җыенда Италия, Испания, Греция һәм Кыбрыс вәкилләре, шушы партнерлык җыенны Русиягә каршы юнәлтелмәгән дигән фикерне Берлекнең тышкы сәясәтендә чагылдырырга теләде. Шушы илләр, Германия һәм Франция белән бергә, Русиянең күрше төбәкләр сәясәтендә өстенлекле хокуклары бар һәм алар Европа тарафыннан хөрмәт ителергә тиеш дигән фикерләр белдерде.

Чехия исә, Мәскәү белән тотрыклы һәм файдалы мөнәсәбәтләр хакына, ниндидер өстенлек бирүче шартларны күрергә теләми.

Евпропа Берлеге саммитында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - Беларусның халыкара сәясәткә кертелүе булырга мөмкин. Бу илнең каты куллы җитәкчелеге аркасында Европа белән мөнәсәбәтләр туктатылган иде, әмма Русия-Грузия низагыннан соң Берлекнең Беларуска мөнәсәбәте тиз арада җылына бара.

Франция һәм Германия апрель аенда НАТОның 60 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Бу чара да Франция җитәкчесенә Европаның иминлек сәясәтенә тәэсир итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип уйлачылар бар.

Бу да Русия мәсьәләсен куярга мөмкин. Саркози, Русия президенты Медведев карашын яклап, Европага иминлек мәсьәләсендә яңа тәртип кертергә кирәк, дигән фиркердә тора.

Европа Берлеге һәм Русия саммиты барышында ул Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек мәсәләсендә, НАТОның роле турында уртак саммит уткәрергә чакырган иде.

Бу юлы да Чехия, Европаның башка илләре, АКШ бу идеяны бик якламады.










XS
SM
MD
LG