Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә яңа ел бәйрәме гөрли


Мәскәүдә татар мәдәни үзәгендә балалар өчен яңа ел чыршы бәйрәме узды.

Узган шимбәдә Мәскәүнең татар мәдәни үзәге балалар тавышыннан көне буе гөрләп торды. Биредә, һәр елны үткәрелә торган чыршы бәйрәме узды. Быел мәдәни үзәк башка елларга караганда матуррак бизәлгән иде. Чөнки икенче көнне монда район хакимияте үзенең чыршы бәйрәмен уздырырга тиеш.

Башка еллардан аермалы буларак, әле генә ремонт узган зур залның фойесында чын чыршы янында балаларны клоуннар каршылады. Әлбәттә бәйрәмнең ул өлеше рус телендә барды. Ә инде яңа ел бәйрәменең сәхнәләштерелгән бүлеге мәдәни үзәкнең зур тамаша залында булды. Балалар һәм әти-әниләрнең алкышлары астында тамаша залына татарча җыр белән кыш бабай һәм кар кызы кереп, сәхнәгә узды.

Үзешчәннәр башкаруында Роза Хәбибуллина язган сәхнә әсәре рус һәм татар телендә яңгырады. «Узган елларны гел татарча гына эшләп караган идек, күпләр аңлашылмады диделәр. Шуңа күрә быел рус телен дә кертергә туры килде», диде Роза Хәбибуллина.

Чыршы бәйрәменә әти-әни, әби бабайлар 4 айлык баладан алып 14 яшькә кадәр балаларны алып килгән иделәр. 4 айлык Алинәнең әти- әнисе: «Татарча чыршы бәйрәме дигәч алып килдек әле бәбиебезне, чыршы янында рәсемгә төшердек, үскәч күрсәтербез. Алинәбез бүген беренче тапкыр кыш бабай бүләген дә алды», дип сөенгәннәрен әйтте ата-ана.
4 айлык Алинә әтисе белән

Чыршы бәйрәмендә бүләкләр җыр-шигырь сөйләүчеләргә аерым бирелсә, ә инде яңа ел бүләге барысына да таратылды. Бер апа хәтта кремль елкасында да болай ук булмаган иде, биредә безгә бигрәк тә ошады, дип белдерде.

Талантлы балалар кыш бабай янында шигырльәр дә сөйләделәр, җырлар да башкардылар. «Шатлык” төркеменә йөрүче Илдар Исхаков быел әле яңа 2009 ел ролен дә башкарды. Яңа елның теләкләрен шул рольдәге сүзләре белән Илдар безгә дә җиткерде. «Мин китергән яңа ел барыбыз өчен дә бәхетле, шатлыклы уңышлы һәм мул булыр, Алла боерса», диде ул.
Илдар Исхаков
XS
SM
MD
LG